Авария тег белән яңалыклар
-
Кызыл Чишмәдә бер хуҗалыктан агач койма югалган
01 135нче янгын частеннән хәбәр итүләренчә, үткән атнада да район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 41 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Яңа Элмәледә бер хатын-кыз чит ил гражданнарының үзе яшәгән урын буенча фиктив рәвештә теркәгән. Бу закон бозу булып санала. Кызыл Чишмәдәге бер...
-
Солдат озатып кайтучы егетләр авария ясыйлар
Шушы көннәрдә Нурлат - Кузай юлында ике машина бәрелешә. Ярый әле бу авариядә барысы да сау - сәламәт кала, ә бит ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин иде, чөнки машина йөртүчеләрнең берсе исерек була. Яңа Элмәле егете бу көнне авылдашын армиягә озата. Чирмешәннән туры авылга кайтмыйча, дусты белән иртәнге сәгатьтә Аксубай...
-
Чирмешәндә исерек йөртүче авария ясый
Чирмешәндә булган юл һәлакәтендә ике автомобиль зыян күргән. Исерек хәлдәге машина йөртүче үзе вак-төяк җәрәхәтләр генә алган. Һәлакәт 16 октябрь көнне кичке алтынчы яртылар тирәсендә, Чирмешән эчендәге күпердә була. Үзәктән Амур ягына хәрәкәт итүче ВАЗ-21110 (унлы) зур тизлектә барып, юл читендә, бензины бетеп туктап калган "Газель"га килеп бәрелә. Бәхеткә, "Газель"...
-
«Балам үләсе көнне көзгебез ватылды»
Хәсрәт киләсен алдан сизә күңел. Барысы да тәртиптә кебек тоелса да, җанга урын таба алмыйсың, эшкә кул тартмый. Мөслим районының Мөслим авылында яшәүче Тәнзилә Сабитовага да бу кичерешләр яхшы таныш. Моннан 4 ел элек берничә атна рәттән юньләп йоклый алмый ул. Гаиләсе бөтен, ике баласы, ире дә янында югыйсә. Тик...
-
Хатын-кыз йөртүче җәрәхәтләнгән
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Кичә көндез Лениногорскида автомобиль юлдан чыгып очкан һәм әйләнгән дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Һәлакәт урынына коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр килгән. Ачыкланганча, ЖБИ заводы чатында «Лада Приора» белән идарә итүче 28 яшьлек хатын-кыз идарә...
-
Чирмешән районында кыр юлында 31 яшьлек ир-атның гомере өзелә
Узган шимбәдән якшәмбегә каршы кичтә Мордва Афонькәсе белән Ишлинка авылы арасындагы юлда һәлакәткә юлыккан 31 яшьлек машина йөртүченең гомере өзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, фаҗига кичке 11нче яртыларда була. Кызу барган "ундүртле" йөртүчесе, кыр юлын аркылы чыгучы дуңгызларны таптатмыйм дип күрәмсең, машинасын якка алырга тырыша. Тик бер хайванны бәрдереп, әйләнеп каплана....
-
Чирмешән районында аварияләр 2 тапкырга арткан
Былтыргы сигез ай белән чагыштырганда, быел районда юл-транспорт һәлакәтләре ике тапкыр арткан. Аларда үлүчеләр дә, яраланучылар да күп. 18 авариянең 6сы исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында чыккан. Ел башыннан сентябрь аена чаклы, район юлларындагы һәлакәтләрдә 5 кеше һәлак булган (былтыр - 3), 21 кеше имгәнгән. Ни гаҗәп, нинди зур штрафлар...
-
Күтәмә юл чатында джип ике йөк машинасына һәм тукталышка бәрелгән
24 август көнне Акъяр - Чирмешән юлында, Күтәмә юл чатында машиналар бәрелешкән. Авария кичке сәгать биштә була.Чирмешән ягыннан Казанга баручы "Ленд Ровер" машинасы төп юлдан килүче йөк машинасына юл бирми һәм "ЗИЛ"га килеп бәрелә. Моның белән генә бетми, җиңел машина якта басып торучы "КамАЗ" машинасын эләктереп, соңыннан тукталыш павильонына да...
-
Бер авариядә биш кешенең гомере өзелгән
Питрәч районындагы җитди һәлакәттә зыян күрүчеләрнең берсе - бала. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, SCANIA йөк машинасының нәни пассажирына ярдәмне табиблар фаҗига урынында күрсәткән. Бала бәрелешү нәтиҗәсендә бары иренен генә тешләгән. Искәртеп узабыз: бүген 12.20дә М-7 трассасының 863 нче чакрымында җитди юл-транспорт һәлакәте чыга. Volvo җиңел автомобиле...
-
Чирмешән районында авариядә бер кешенең гомере өзелгән
Акъяр - Чирмешән юлында, Чирмешәнгә Казан ягыннан керү юлында ике машина бәрелешкән. Нәтижәдә өч кеше яраланган, берсе үлгән. Авария 8 августта, көндезге сәгать унбердә була. Чирмешән ягыннан кайтучы "ВАЗ-21114" машинасы каршы юлга чыга, аннан кабат үз юлына кайта. Каршыга килүче "Хундай - Грета" йөртүчесе аның бу "маневрларын" аңлап бетерми, бәрелүдән...
-
Чирмешән янындагы авариядә зыян күрүчеләр Әлмәт больницасына озатылган
Бүген Акъяр - Чирмешән юлында, Чирмешәнгә Казан ягыннан керү юлында ике машина бәрелешкән. Нәтижәдә дүрт кеше җәрәхәтләнгән. Авария көндезге сәгать уннар тирәсендә була. Чирмешән ягыннан кайтучы "ВАЗ-21114" машинасы каршы юлга чыга, аннан кабат үз юлына кайта. Каршыга килүче "Хундай - Грета" йөртүчесе аның бу "маневрларын" аңлап бетерми, бәрелүдән качмакчы була....
-
Шешминкада 9 яшьлек баланы машина бәрдергән
Шешминка авылына Лениногорк районыннан килгән кунак егете машинасы белән артка биргәндә, велосипед белән басып торган тугыз яшьлек баланы бәрдерә һәм фаҗига урыныннан кача. Әлеге баланы больницага бер көннән соң гына алып киләләр. Аның башы җәрәхәтләнгән, аяк бармагы сынган була. Соңрак машина хуҗасын тоткарлыйлар. Район автоинспекторлары әйтүенчә, аның машина йөртү таныклыгы...
-
Чирмешән районында юл һәлакәтләре кимеми
Агымдагы елның биш аенда безнең районда алты юл-транспорт вакыйгасы булып, бер кешенең гомере өзелде, сигезесе тән җәрәхәте алды. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, мондый һәлакәтләр ике тапкырга күбрәк булган, матди зыян китергән аварияләр саны былтыргы 73тән быел 94кә кадәр арткан. Тулаем республика буенча да юл һәлакәтләренең үсеш тенденциясе күзәтелә....
-
Чирмешән юлында 24 яшьлек хатын-кыз һәлак булды
Нинди авыр хәсрәт, Чирмешән кызы, Әмир авылы килене - 24 яшьлек Альбина Минхәерованың кичә юл һәлакәтендә гомере өзелде. Алар, ире Инсаф белән яратып өйләнешеп, Себер якларын йөреп кайтканнан соң, авылда төпләнеп, бик матур яши генә башлаганнар иде, югыйсә. Инсафның әнисе дә ярты ел элек кенә кинәт вафат булды. Юл һәлакәте...
-
Чирмешән районында авариядә кеше гомере өзелгән
01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын - коткару хезмәте бригадасы ике тапкыр юл - транспорт вакыйгасы урынына чыкканнар. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчырлыгыннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 32 гариза һәм хәбәр кергән. Шушы чорда ике җинаять эше кузгатылган, ике җинаять ачылган. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте территориясеннән...