Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Солдат озатып кайтучы егетләр авария ясыйлар

Шушы көннәрдә Нурлат - Кузай юлында ике машина бәрелешә. Ярый әле бу авариядә барысы да сау - сәламәт кала, ә бит ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин иде, чөнки машина йөртүчеләрнең берсе исерек була. Яңа Элмәле егете бу көнне авылдашын армиягә озата. Чирмешәннән туры авылга кайтмыйча, дусты белән иртәнге сәгатьтә Аксубай...

Шушы көннәрдә Нурлат - Кузай юлында ике машина бәрелешә. Ярый әле бу авариядә барысы да сау - сәламәт кала, ә бит ахыры аяныч тәмамланырга да мөмкин иде, чөнки машина йөртүчеләрнең берсе исерек була.

Яңа Элмәле егете бу көнне авылдашын армиягә озата. Чирмешәннән туры авылга кайтмыйча, дусты белән иртәнге сәгатьтә Аксубай борылышындагы кибеткә барып, сыра ала. Аны эчеп, кабат руль артына утыра. Кайтып барганда, Иске Котыш авылы янында район үзәгенә баручы тагын ике егетне дә утырталар. Әмма ерак китә алмыйлар, салган килеш тиешле тизлекне, ике арадагы дистанцияне саклый алмаганга алдан баручы җиңел машинага килеп бәреләләр.
-Кызганычка каршы, җәза кырыс булуына карамастан, спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар саны кимеми, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария Нурлат Кузай солдат озату