Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән юлында 24 яшьлек хатын-кыз һәлак булды

Нинди авыр хәсрәт, Чирмешән кызы, Әмир авылы килене - 24 яшьлек Альбина Минхәерованың кичә юл һәлакәтендә гомере өзелде. Алар, ире Инсаф белән яратып өйләнешеп, Себер якларын йөреп кайтканнан соң, авылда төпләнеп, бик матур яши генә башлаганнар иде, югыйсә. Инсафның әнисе дә ярты ел элек кенә кинәт вафат булды. Юл һәлакәте...

Нинди авыр хәсрәт, Чирмешән кызы, Әмир авылы килене - 24 яшьлек Альбина Минхәерованың кичә юл һәлакәтендә гомере өзелде.

Алар, ире Инсаф белән яратып өйләнешеп, Себер якларын йөреп кайтканнан соң, авылда төпләнеп, бик матур яши генә башлаганнар иде, югыйсә. Инсафның әнисе дә ярты ел элек кенә кинәт вафат булды.
Юл һәлакәте Чирмешәннән ерак түгел, Имәнлек (Дубрава) урманы тирәсендәге борылышта килеп чыккан. Монда УАЗ "буханка" һәм "Лада Гранта "автомашиналары бәрелешкән. Соңгысының руль артында Альбина була. Ул шунда ук җан биргән.
Авыр имгәнүләр алган УАЗ йөртүчесен дә Чирмешән больницасына китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария кеше гомере