Юл хәрәкәте

Шешминкада 9 яшьлек баланы машина бәрдергән

Шешминка авылына Лениногорк районыннан килгән кунак егете машинасы белән артка биргәндә, велосипед белән басып торган тугыз яшьлек баланы бәрдерә һәм фаҗига урыныннан кача. Әлеге баланы больницага бер көннән соң гына алып киләләр. Аның башы җәрәхәтләнгән, аяк бармагы сынган була. Соңрак машина хуҗасын тоткарлыйлар. Район автоинспекторлары әйтүенчә, аның машина йөртү таныклыгы...

Шешминка авылына Лениногорк районыннан килгән кунак егете машинасы белән артка биргәндә, велосипед белән басып торган тугыз яшьлек баланы бәрдерә һәм фаҗига урыныннан кача.

Әлеге баланы больницага бер көннән соң гына алып киләләр. Аның башы җәрәхәтләнгән, аяк бармагы сынган була. Соңрак машина хуҗасын тоткарлыйлар. Район автоинспекторлары әйтүенчә, аның машина йөртү таныклыгы юк.
Правасыз килеш руль артына утырган кагыйдә бозучыга хәзер 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф, һәлакәт урыныннан качкан өчен 10нан 15 тәүлеккә кадәр кулга алыну яный. Тән җәрәхәтләре ясаган өчен аерым җәза каралган.

авария Шешминка баланы машина бәрдерә

Нет комментариев