Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Чирмешән районында авариядә кеше гомере өзелгән

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын - коткару хезмәте бригадасы ике тапкыр юл - транспорт вакыйгасы урынына чыкканнар. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчырлыгыннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 32 гариза һәм хәбәр кергән. Шушы чорда ике җинаять эше кузгатылган, ике җинаять ачылган. "Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте территориясеннән...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Янгын - коткару хезмәте бригадасы ике тапкыр юл - транспорт вакыйгасы урынына чыкканнар. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчырлыгыннан алынды.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә бер атнада 32 гариза һәм хәбәр кергән.
Шушы чорда ике җинаять эше кузгатылган, ике җинаять ачылган.
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыяте территориясеннән ике тапкыр әйбер урлаганнар. Берсендә ике тимер читлек, икенчесендә комбайн генераторы һәм привод каешы алып чыкканнар. Тикшерү бара.
"Прикамнефтестройсервис" җәмгыятенең Түбән Кармалка янындагы будкасыннан инструментлар югалган.
Район территориясендә дүрт юл - транспорт вагыйгасы булган: берсендә кеше гомере өзелгән, икесендә сәламәтлеккә зыян килгән. Бу хакта тулырак газетаның алдагы саннарында.
Бер атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 117 кешене ачыклаганнар, шуларның өчесе транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән.
03 Шимбә - якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 30 чакырту һәм 12 мөрәҗәгать итү булган. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, Чирмешәндә ике кешене эт тешләгән, берничә кеше көнкүрештә җәрәхәт алган. Чакыртуларның күпчелеге басымы югары булган кешеләр янына.
04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 26 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария янгын хезмәте