Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешәндә исерек йөртүче авария ясый

Чирмешәндә булган юл һәлакәтендә ике автомобиль зыян күргән. Исерек хәлдәге машина йөртүче үзе вак-төяк җәрәхәтләр генә алган. Һәлакәт 16 октябрь көнне кичке алтынчы яртылар тирәсендә, Чирмешән эчендәге күпердә була. Үзәктән Амур ягына хәрәкәт итүче ВАЗ-21110 (унлы) зур тизлектә барып, юл читендә, бензины бетеп туктап калган "Газель"га килеп бәрелә. Бәхеткә, "Газель"...

Чирмешәндә булган юл һәлакәтендә ике автомобиль зыян күргән.

Исерек хәлдәге машина йөртүче үзе вак-төяк җәрәхәтләр генә алган.
Һәлакәт 16 октябрь көнне кичке алтынчы яртылар тирәсендә, Чирмешән эчендәге күпердә була. Үзәктән Амур ягына хәрәкәт итүче ВАЗ-21110 (унлы) зур тизлектә барып, юл читендә, бензины бетеп туктап калган "Газель"га килеп бәрелә. Бәхеткә, "Газель" йөртүчесе бу вакытта машинаның алдына чыккан була.
Исерек килеш машинага утырып һәлакәт китереп чыгарган чирмешәнле үзе зур зыян күрмәсә дә, "тимер аты" төзәтерлек түгел. Гаеплегә - руль артына аек булмаган хәлдә утырган өчен - 30 мең сум, һәлакәт ясаган өчен 1500 сум штраф салына, алай гынамы 1,5 яки 2 елга кадәр йөртү таныклыксыз кала ул. "Газель"ны да аның хисабына төзәтәсе була, чөнки автомобильнең иминиятләү срогы чыккан. Кәефләнеп йөрү кыйбатка төшкән шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария машина йөртүче