Агымдагы елның биш аенда безнең районда алты юл-транспорт вакыйгасы булып, бер кешенең гомере өзелде, сигезесе тән җәрәхәте алды.
Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, мондый һәлакәтләр ике тапкырга күбрәк булган, матди зыян китергән аварияләр саны былтыргы 73тән быел 94кә кадәр арткан.
Тулаем республика буенча да юл һәлакәтләренең үсеш тенденциясе күзәтелә....
Агымдагы елның биш аенда безнең районда алты юл-транспорт вакыйгасы булып, бер кешенең гомере өзелде, сигезесе тән җәрәхәте алды.
Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, мондый һәлакәтләр ике тапкырга күбрәк булган, матди зыян китергән аварияләр саны былтыргы 73тән быел 94кә кадәр арткан.
Тулаем республика буенча да юл һәлакәтләренең үсеш тенденциясе күзәтелә. Үткән атнада республика юл хәвефсезлеге комиссиясенең видеоконференция режимындагы утырышында да сүз юллардагы хәлне яхшырту, аварияләрнең сәбәпләре турында барды. Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Рифкать Миңнеханов, башка чыгыш ясаучылар биш айлык нәтиҗәләр буенча хәвефле саннарны, юл һәлакәтләрен китереп чыгарган төп сәбәпләрне атадылар. Ә алар арасында тизлек режимын, узып китү кагыйдәләрен бозу гына түгел, юл-урам челтәрләренең канәгатьләнерлек булмавы да бар. Республикада җәяүлеләрне бәрдерүнең 657 очрагы теркәлгән. Монда башка сәбәпләр белән беррәттән, руль артында утыручыларның культурасы түбән булуын да әйтеп үттеләр.
Ел башыннан республикада торак пунктлар дан читтә 88 кешенең гомере өзелгән. Бу һәлакәтләр, нигездә, тәүлекнең караңгы вакытында килеп чыккан. Шуңа бәйле рәвештә, утырышта җәяүлеләрдә яктылыкны кайтаручы элементлар булдыруга зур игътибар бирелде. Белем бирү учреждениеләре янындагы юлларда ясалма кабарынкылыклар булырга тиеш.
Юл һәлакәтләре аеруча еш була торган урыннар ЮХИДИ хезмәткәрләренең күз уңында булу шарт. Кыскасы, юлларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләрендә вак-төяк юк.
Нет комментариев