Юл хәрәкәте

Чирмешән районында авариядә бер кешенең гомере өзелгән

Акъяр - Чирмешән юлында, Чирмешәнгә Казан ягыннан керү юлында ике машина бәрелешкән. Нәтижәдә өч кеше яраланган, берсе үлгән. Авария 8 августта, көндезге сәгать унбердә була. Чирмешән ягыннан кайтучы "ВАЗ-21114" машинасы каршы юлга чыга, аннан кабат үз юлына кайта. Каршыга килүче "Хундай - Грета" йөртүчесе аның бу "маневрларын" аңлап бетерми, бәрелүдән...

Акъяр - Чирмешән юлында, Чирмешәнгә Казан ягыннан керү юлында ике машина бәрелешкән. Нәтижәдә өч кеше яраланган, берсе үлгән.

Авария 8 августта, көндезге сәгать унбердә була. Чирмешән ягыннан кайтучы "ВАЗ-21114" машинасы каршы юлга чыга, аннан кабат үз юлына кайта. Каршыга килүче "Хундай - Грета" йөртүчесе аның бу "маневрларын" аңлап бетерми, бәрелүдән качмакчы була. Ләкин машиналар бер якта "очрашалар".
Юл - транспорт һәлакәтендә дүрт кеше: ике йөртүче һәм ике пассажир төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте ала, аларны больницага озатканнар. Соңрак "ундүртле"нең йөртүчесе - Ивашкино кешесе үлә.

"Безнең Чирмешән"нең МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы авария Чирмешән янында авария

Нет комментариев