Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кызыл Чишмәдә бер хуҗалыктан агач койма югалган

01 135нче янгын частеннән хәбәр итүләренчә, үткән атнада да район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. 02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 41 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Яңа Элмәледә бер хатын-кыз чит ил гражданнарының үзе яшәгән урын буенча фиктив рәвештә теркәгән. Бу закон бозу булып санала. Кызыл Чишмәдәге бер...

01 135нче янгын частеннән хәбәр итүләренчә, үткән атнада да район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган.

02 Бер атнада Чирмешән полиция бүлекчәсенә 41 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган.
Яңа Элмәледә бер хатын-кыз чит ил гражданнарының үзе яшәгән урын буенча фиктив рәвештә теркәгән. Бу закон бозу булып санала.
Кызыл Чишмәдәге бер хуҗалыктан агач койманың берничә пролеты югалган. Тикшерү бара.
Чирмешәнле ир-ат үзенә кирәкмәгән газ пистолетын утильләштерүгә тапшырган.
Үткән атнада өч юл-транспорт вакыйгасы булган, барысында да матди зыян бар.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 91 очрагын теркәгәннәр. Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 17 кешегә карта административ беркетмә төзегәннәр.
03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән атнада 20гә якын чакырту кергән. Фельдшер Гөлнур Әхмәтҗанова әйтүенчә, ял көннәрендә көнкүрештә тән җәрәхәте алучылар һәм алкоголь белән агуланучылар булмаган. Чакыртуларның күбесе йөрәкләре сау булмаган кешеләр янына булган, берничә кеше ОРВИ белән чирләгән.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 44 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария ашыгыч ярдәм Кызыл Чишмә