Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында аварияләр 2 тапкырга арткан

Былтыргы сигез ай белән чагыштырганда, быел районда юл-транспорт һәлакәтләре ике тапкыр арткан. Аларда үлүчеләр дә, яраланучылар да күп. 18 авариянең 6сы исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында чыккан. Ел башыннан сентябрь аена чаклы, район юлларындагы һәлакәтләрдә 5 кеше һәлак булган (былтыр - 3), 21 кеше имгәнгән. Ни гаҗәп, нинди зур штрафлар...

Былтыргы сигез ай белән чагыштырганда, быел районда юл-транспорт һәлакәтләре ике тапкыр арткан. Аларда үлүчеләр дә, яраланучылар да күп. 18 авариянең 6сы исерек килеш машина йөртүчеләр аркасында чыккан.

Ел башыннан сентябрь аена чаклы, район юлларындагы һәлакәтләрдә 5 кеше һәлак булган (былтыр - 3), 21 кеше имгәнгән. Ни гаҗәп, нинди зур штрафлар салсалар да, юлларда исерек хәлдә машина йөртүчеләр кимеми. ЮХИДИ испекторлары районда шундый 58 машина йөртүчене тоткарлаган. 39 кеше машина белән бөтенләй "права"сыз идарә иткән.
Узган атнада районнар белән видеоэлемтә режимында үткән рес­публика утырышында юл, җәяүлеләр кур­кы­ныч­сызлыгына кагы­лышлы хәлгә аерым тукталдылар. Быел караңгы вакытта Татарстан юлларында 16 кеше үлгән, 30 кеше яраланган.
-Беренче генә искә төшерүебез түгел, караңгы вакытта торак пункт читендәге юлга чыгучы җәяүле киеменә ут кайтаргычлар (браслетлар, наклейкалар, значоклар) тагарга, ут кайтаргычлы элементлары булган кием кияргә тиеш. Тыңламаучыларга 500 сум штраф каралган, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Әнә быел Күтәмә авылы янында автомашина җәяүлене бәрдерде. Ул шунда ук үлде. Өстендә ут кайтаргыч элементлары булса, мон­дый фаҗига бәлки булмас та иде. Әле менә сентябрь аенда гына Яңа Элмәле янында тагын бер җәяүле шундый юл һәлакәтенә эләкте. Бәлага таручы имгәнүләр алып, әле дә Әлмәт больницасында ята. Аның өстендә дә ут кайтаргыч элементлар юк иде. Истә тотыйк, киеме фара утларыннан чагылган җәяүлене машина йөртүчеләр караңгыда тизрәк күреп ала.
Хәзер соң яктыра, иртә караңгылата торган чор. Балалар, мәктәп укучылары ка­раңгы вакытта китә, кай­та. Шунлыктан ата-аналар ул-кызлары өчен ут кайтаргычлар кайгыртсын иде. Алар почта элемтәсе бүлекчәләрендә сатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария юлтранспорт