Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Чирмешән районында кыр юлында 31 яшьлек ир-атның гомере өзелә

Узган шимбәдән якшәмбегә каршы кичтә Мордва Афонькәсе белән Ишлинка авылы арасындагы юлда һәлакәткә юлыккан 31 яшьлек машина йөртүченең гомере өзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, фаҗига кичке 11нче яртыларда була. Кызу барган "ундүртле" йөртүчесе, кыр юлын аркылы чыгучы дуңгызларны таптатмыйм дип күрәмсең, машинасын якка алырга тырыша. Тик бер хайванны бәрдереп, әйләнеп каплана....

Узган шимбәдән якшәмбегә каршы кичтә Мордва Афонькәсе белән Ишлинка авылы арасындагы юлда һәлакәткә юлыккан 31 яшьлек машина йөртүченең гомере өзелгән.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтүенчә, фаҗига кичке 11нче яртыларда була. Кызу барган "ундүртле" йөртүчесе, кыр юлын аркылы чыгучы дуңгызларны таптатмыйм дип күрәмсең, машинасын якка алырга тырыша. Тик бер хайванны бәрдереп, әйләнеп каплана. Җәрәхәтләр алган ир-атка медицина хезмәткәрләре дә ярдәм итә алмый, ул "Ашыгыч ярдәм" машинасында җан бирә.
Ишлинка авылында туган, аннан Лениногорк шәһәрендә яшәгән ир-атның хатыны - тол, ике баласы ятим калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы авария Ишлинка