"Зенит" волейбол командасының өч уенчысы чемпионатның символик җыелмасына кертелде
Казан волейбол клубы тарихи җиңүгә иреште. (Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол командасы уенчылары Вильфредо Леон, Алексей Самойленко һәм Александр Бутько клублар арасындагы дөнья чемпионатының символик җыелмасына кертелде. Дөнья чемпионатының символик җыелмасы: Иң кыйммәтле уенчы (MVP): Османи Хуанторена ("Чивитанова"). Бәйләүче уенчы: Александр Бутько ("Зенит"). Диагональ уенчы: Цветан Соколов ("Чивитанова")....
(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол командасы уенчылары Вильфредо Леон, Алексей Самойленко һәм Александр Бутько клублар арасындагы дөнья чемпионатының символик җыелмасына кертелде.
Дөнья чемпионатының символик җыелмасы:
Иң кыйммәтле уенчы (MVP): Османи Хуанторена ("Чивитанова").
Бәйләүче уенчы: Александр Бутько ("Зенит").
Диагональ уенчы: Цветан Соколов ("Чивитанова").
Блок куючы: Алексей Самойленко ("Зенит"), Робертланди Симон ("Крузейро").
Уенны төгәлләүче: Вильфредо Леон ("Зенит"), Йоандри Леал ("Крузейро").
Либеро: Женя Гребенников ("Чивитанова").
Исегезгә төшерәбез, "Зенит" дүшәмбегә каршы төндә үз тарихында беренче мәртәбә клублар арасында дөнья чемпионатын отты.
tatar-inform.tatar фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев