Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яңа ел каникулларында Чирмешән бозын “җылытачаклар“

"Юбилей" боз сараена яңа елның беренче көненнән үк тимераякта шуарга килергә мөмкин. 1 январьда монда шугалак ишекләре якташларыбыз өчен кичке дүрттән, 2 январьда иртәнге тугыздан, 3,4,5,6,7,8 январь көннәрендә кичке җидедән 22.00 сәгатькә кадәр ачылачак. 6 сы боз күмәк шуу өчен көндез дә, 14.00-15.00 сәгатьләрдә бушап торачак. Тимераякта шуарга яратучыларга 9...

"Юбилей" боз сараена яңа елның беренче көненнән үк тимераякта шуарга килергә мөмкин.

1 январьда монда шугалак ишекләре якташларыбыз өчен кичке дүрттән, 2 январьда иртәнге тугыздан, 3,4,5,6,7,8 январь көннәрендә кичке җидедән 22.00 сәгатькә кадәр ачылачак. 6 сы боз күмәк шуу өчен көндез дә, 14.00-15.00 сәгатьләрдә бушап торачак. Тимераякта шуарга яратучыларга 9 январьда 13.00 дән, ә 10 январьда иртән 9.00 дан 11.00 гә, кичен 16.00 дан 22.00 сәгатькә тиклем вакыт каралган.
Хоккей буенча республика беренчелеге кысаларында 7 январь көнне 13 сәгатьтә ун-унбер яшьлек үсмер малайлардан торган Чирмешән командасы Казан хоккейчыларын кабул итә. Икенче көнне шул ук вакытта безнең унике яшьлек хоккейчыларыбыз баулылар белән ярышырга тиеш. 10ы көндезге 12дә ун-унбер яшьлек хоккейчы Чирмешән үсмерләренең Зәйдән киләчәк яшьтәшләре белән көч сынашуы көтелә. Көндезге икедә кызлар хоккеен карарга мөмкин. Бу вакытта ундүрт-унҗиде яшьлек кызларыбыз азнакайлылыр белән алка куачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы боз сарае Яңа ел каникуллары