Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ульяновкалылар велотренажер отты

Мини-футбол буенча Гаяз Фәрхетдинов истәлегенә турнир районыбызда быел җиденче тапкыр оештырылды. Ульяновка мәктәбе футболчылары төп призга - велотренажерга ия булды. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексында үткәрелгән ярышларда җитмешләп бала катнашты. Җиңүче исемен алу өчен Иске Кади, Бәркәтә, Ульяновка, Иске Элмәле мәктәпләре, Чирмешән кадет мәктәп-интернаты һәм физкультура - савыктыру комплексы футболчылары тирләп-пешеп туп...

Мини-футбол буенча Гаяз Фәрхетдинов истәлегенә турнир районыбызда быел җиденче тапкыр оештырылды. Ульяновка мәктәбе футболчылары төп призга - велотренажерга ия булды.

"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексында үткәрелгән ярышларда җитмешләп бала катнашты. Җиңүче исемен алу өчен Иске Кади, Бәркәтә, Ульяновка, Иске Элмәле мәктәпләре, Чирмешән кадет мәктәп-интернаты һәм физкультура - савыктыру комплексы футболчылары тирләп-пешеп туп куды.
Турнирның даими иганәчесе - әтисе истәлегенә бу ярышларны уздыручы, Мәскәү өлкәсендә яшәүче эшмәкәр, Бәркәтә егете Вәгыйз Фәрхетдинов быел да яшь спортчыларга акчасын кызганмаган.
-Ул үзе кайта алмады. Вәгыйз Гаязович турнирның быелгы җиңүчеләренә велотренажер әзерләгән. Икенче урынга - батут, өченчегә чыгучыларга йокы палаткасы бирде,- ди ярышның мәшәкатьләрен үз өстенә алган Бәркәтә мәктәбе директоры Рәшит Гыйнванов.
Ул гына да түгел, игелекле якташыбыз исеменнән турнирда катнашкан алты командага да бер комплект волейбол, футбол, гандбол, баскетбол туплары тапшырдылар.
Ярышның быелгы җиңүчеләре Ульяновка футболчылары, физкультура - савыктыру комплексы командасы - икенче, бәркәтәлеләр өченче урында. Турнирның иң яхшы уенчысы - Бәркәтәдән Альберт Җамалиев һәм иң яхшы капкачы - Ульяновка мәктәбеннән Илһам Шакиров (Утыз Имән авылы егете) 500әр сум күләмендә акчалата бүләккә ия. Җиңүчеләргә кубок һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X