Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спартакиада башланды

"Чирмешән өметләре" авыл спорт уеннары Иске Кади урта мәктәбе базасында мини - футбол һәм волейбол буенча ярышлардан башланып китте. "Әлеге уеннар ике этапта үтәчәк. Әүвәл ярышлар авыл җирлекләрендә 14 спорт төре буенча оештырыла, - ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова. - Бәйгедә 18 авыл җирлегенең дә...

"Чирмешән өметләре" авыл спорт уеннары Иске Кади урта мәктәбе базасында мини - футбол һәм волейбол буенча ярышлардан башланып китте.


"Әлеге уеннар ике этапта үтәчәк. Әүвәл ярышлар авыл җирлекләрендә 14 спорт төре буенча оештырыла, - ди спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Рәмзия Долгополова. - Бәйгедә 18 авыл җирлегенең дә спорт командалары катнашыр дип өметләнәбез. Финал уеннарында иң көчлеләр көч сынашачак. Уеннар нәтиҗәләре буенча беренче урынга лаек булган команданы 15 мең сум күләмендә акчалата бүләк көтә. Икенче урынга - 10, өченче урын алучыларга 5 мең сум биреләчәк".

Иске Кади зонасында мини - футбол буенча ярышкан биш команда арасында Иске Кади спортчылары беренче урынга чыкты. Волейболда беренче урынны ике - Утыз Имән һәм Ульяновка командалары бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спартакиада башланды