Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Көрәш – беренче урында

2нче Чирмешән урта мәктәбенең 10 класс укучысы Виктор Наумовның, төрле көрәш бәйгеләрендә җиңү яулаганы өчен, 14 медале бар, шул исәптән сигезесе - беренче урын өчен. Ул район командасы составында районара һәм республикакүләм ярышларда еш катнаша. Узган район Сабан туенда В. Наумов үз яшь категориясендә беренче урынны алган. Күптән түгел генә...

2нче Чирмешән урта мәктәбенең 10 класс укучысы Виктор Наумовның, төрле көрәш бәйгеләрендә җиңү яулаганы өчен, 14 медале бар, шул исәптән сигезесе - беренче урын өчен.


Ул район командасы составында районара һәм республикакүләм ярышларда еш катнаша.

Узган район Сабан туенда В. Наумов үз яшь категориясендә беренче урынны алган.

Күптән түгел генә Яр Чаллыда көрәшче Булат Сибгатуллин истәлегенә узган ярышларда Виктор Наумов үз үлчәү авырлыгында беренче урынга чыккан.

- Имгәнгән, сөякләр сынган очраклар да булгалады. Билгеле, әти-әни борчылалар, әмма спорт белән шөгыльләнүемә каршы килмиләр,- ди яшь спортчы.

Виктор тренеры Илгизәр Закировка рәхмәтле, үзенең ирешкән уңышларында укытучысының да өлеше зур дип саный.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сәламәт яшәү рәвеше