Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кади хоккейчылары – Санкт-Петербургта

Иске Кади авылының "Авангард" хоккей командасы уенчылары, авылдашлары Кадрия һәм Рәдис Камаловларның матди ярдәме белән, Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт кылдылар. Шәһәрдәге сәяхәтебез Бөек Ватан сугышындагы Ленинград блокадасына багышланган экскурсия белән башланып китте. Аннан соң тарихи "Аврора" крейсерын карадык. Малайларыбызга иң ошаганы Кронштат һәм крейсерга сәяхәт булгандыр. Царское село, Петергоф, эрмитажларны караганда...

Иске Кади авылының "Авангард" хоккей командасы уенчылары, авылдашлары Кадрия һәм Рәдис Камаловларның матди ярдәме белән, Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт кылдылар.


Шәһәрдәге сәяхәтебез Бөек Ватан сугышындагы Ленинград блокадасына багышланган экскурсия белән башланып китте. Аннан соң тарихи "Аврора" крейсерын карадык. Малайларыбызга иң ошаганы Кронштат һәм крейсерга сәяхәт булгандыр. Царское село, Петергоф, эрмитажларны караганда егетләребез архитектура һәйкәлләренә, фонтаннарга сокландылар, Россия патшалары яшәгән, ял иткән урыннар, билгеле инде, нык тәэсирләндерде. Гомумән, безнең сәяхәтнең программасы бик бай итеп төзелгән иде. Балалар ак төннәрдә теплоходта йөрделәр, ачылмалы күперләрне карадылар, аларның хәтта кунакханәдә оештырылган дискотекада катнашырга да энергияләре калган иде.

Санкт-Петербургта балалар гомер буе җитәрлек тәэсирләр тупладылар. Яшь спортчылар һәм алар-ның ата-аналары әлеге матур сәяхәтне оештырырга мөмкинлек тудырган Камаловлар гаиләсенә бик рәхмәтле.

Айзирәк Сәйфиева, Сәрия Булатова.
Иске Кади авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined сәяхәт “Авангард” хоккей командасы