Кади хоккейчылары – Санкт-Петербургта
Иске Кади авылының "Авангард" хоккей командасы уенчылары, авылдашлары Кадрия һәм Рәдис Камаловларның матди ярдәме белән, Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәт кылдылар.
Шәһәрдәге сәяхәтебез Бөек Ватан сугышындагы Ленинград блокадасына багышланган экскурсия белән башланып китте. Аннан соң тарихи "Аврора" крейсерын карадык. Малайларыбызга иң ошаганы Кронштат һәм крейсерга сәяхәт булгандыр. Царское село, Петергоф, эрмитажларны караганда...