Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Иске Элмәледә Иван Конев истәлегенә баскетбол ярышлары уздырылды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Советлар Союзы Герое Иван Конев призына үткәрелгән районара баскетбол турнирында Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнарыннан йөзгә якын яшь спортчы катнашты. Турнир Иске Элмәле мәктәбе базасында үткәрелде, аның иганәчесе Владимир Муськин булды. Кызлар арасында беренче урында - Иске Элмәле, икенчедә - Яңа Элмәле һәм Иске...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, Советлар Союзы Герое Иван Конев призына үткәрелгән районара баскетбол турнирында Чирмешән, Яңа Чишмә һәм Аксубай районнарыннан йөзгә якын яшь спортчы катнашты.

Турнир Иске Элмәле мәктәбе базасында үткәрелде, аның иганәчесе Владимир Муськин булды.
Кызлар арасында беренче урында - Иске Элмәле, икенчедә - Яңа Элмәле һәм Иске Элмәле мәктәпләренең җыелма командасы, өченчедә - Аксубай районы спортчылары.
Егетләр арасында иң көчле уйнаучылар Ульяновка мәктәбеннән иде. Яңа Чишмә районы командасы - икенче, Иске Элмәле баскетболчылары - өченче урында. Чирмешәннең кадет интернат-мәктәбе егетләре дә уңышлы чыгыш ясадылар.
Турнирның иң яхшы уенчылары дип Максим Тимирясов (Ульяновка) һәм Кристина Рябкова (Иске Элмәле) танылдылар.
Җиңүчеләргә һәм призерларга кубоклар, медальләр һәм грамоталар бирелде.
Марина Захарова,
ярышларның сәркәтибе.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баскетбол буенча районара ярышлар Иван Конев

2
X