Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

ГТО нормалары турында ишетмәгән россиялеләр дә бар

Билгеле булганча, соңгы бер-ике елда Россиядә ГТО нормалары ("Хезмәт һәм оборонага әзер") аеруча популярлашты. Шулай да, илдә әлеге билгеләмәнең нәрсә аңлатканлыгын белмәүчеләр дә бар икән әле. Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1600 кеше катнашкан. Алар халыктан ГТО нормалары турында сораштырган. Бактың исә,...

Билгеле булганча, соңгы бер-ике елда Россиядә ГТО нормалары ("Хезмәт һәм оборонага әзер") аеруча популярлашты. Шулай да, илдә әлеге билгеләмәнең нәрсә аңлатканлыгын белмәүчеләр дә бар икән әле.

Әлеге сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән барлыгы 1600 кеше катнашкан. Алар халыктан ГТО нормалары турында сораштырган.
Бактың исә, хәзерге вакытта Россиядә ГТО нормалары турында яхшы белүчеләр саны 76 процент тәшкил итә икән. Шунысы сәер, аларның күбесе өлкән яшьтәге һәм яхшы белеме булган россиялеләр. Ягъни ГТО нормалары турында белүчеләрнең 86 проценты - 60 яшьтән өлкәнрәк. Ә менә яшьләр исә ГТО нормалары турында өлкәннәргә караганда ни өчендер азрак белә икән.
Әле алай гына да түгел, ГТО нормалары турында гомер ишетмәгән россиялеләр дә юк түгел. Алар барча халыкның 23 процентын тәшкил итә.
«ГТО нормалары бирергә телисезме?", дигән сорауга тикшеренүдә катнашучыларның 45 проценты "әйе" дип җавап биргән. Аларның 64 проценты 18-24 яшьлек россиялеләр. Шул ук вакытта әлеге күнегүләрне ир-атлар хатын-кызларга караганда ныграк "үз итә" икән.
Шул ук вакытта бу нормаларны тапшырудан баш тартучылар да юк түгел. Алар барча халыкның 52 процентын тәшкил итә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/52230-gto-normalaryi-turyinda-ishetm%D3%99g%D3%99n-rossiyalel%D3%99r-d%D3%99-bar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО физкультура