Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәннең бәләкәй чаңгычылары ярышты

Февраль аеның матур бер көнендә район үзәгендәге “Сабантуй” паркына нәни чаңгычылар хуҗа булды. Биредә район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында чаңгы ярышлары узды.

-Бу көнне 150ләп бала белән бергә аларның ата-аналары да (50дән күбрәк) чаңгыгы басты, - ди район мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Флера Рәхимҗанова. – Һәр катнашучыны финишта татлы приз көтеп торды. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләргә һәм грамоталарга ия булдылар.

Җиңүчеләр гаилә командалары арасында да ачыкланды. Иске Элмәле мәктәбеннән Маковкиннар һәм Овчинниковлар, Ульяновка мәктәбеннән Рыбкиннар гаиләләре кубокларга ия булдылар. Иң олы һәм иң яшь катнашучы да бүләксез калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев