Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә волейболчылар район башлыгы призы өчен көрәшә

20 январьда Чирмешәндә муниципаль район башлыгы призына волейбол буенча ярышлар старт алды. Район үзәге оешмаларыннан кайбер командалар бер-берсен тәүге уеннарда сынап карады да инде. Физкультура - савыктыру комплексы спорт залында уйнаган район электрчылары, ике очрашу үткәреп, "Татнефтедор" һәм "Татавтодор" юлчыларын 2:0 исәбе белән буйсындырдылар. Прокуратура, суд, суд приставларының җыелма командасы...

20 январьда Чирмешәндә муниципаль район башлыгы призына волейбол буенча ярышлар старт алды.

Район үзәге оешмаларыннан кайбер командалар бер-берсен тәүге уеннарда сынап карады да инде. Физкультура - савыктыру комплексы спорт залында уйнаган район электрчылары, ике очрашу үткәреп, "Татнефтедор" һәм "Татавтодор" юлчыларын 2:0 исәбе белән буйсындырдылар. Прокуратура, суд, суд приставларының җыелма командасы исә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, һәм ветеринария хезмәте волейболчыларын 2:1 исәбе белән җиңгән.
Район газетасы редакциясе һәм күпфункцияле үзәк җыелма командасы, "Витязь" саклау оешмасы командаларына да җирәбә буенча көчле көндәшләр эләкте. Алар яшьләр спорт эшләре бүлеге командасына оттырдылар.
Иң киеренке көрәш Чирмешән лицее спорт залында полиция хезмәткәрләре һәм район үзәк больницасы вәкилләре арасында узды дисәң дә була. Хокук сакчылары әлеге уеннарда табиблардан ике очко аермасы белән генә өстенрәк булып чыкты. Шул ук спорт залында район Советы һәм башкарма комитеты командасы Нурлат аграр техникумы филиалы волейболчыларын 2:1 исәбе белән отты.
Уеннар әле кыза гына.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы волейбол буенча бәйге