Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган ГТО фестивалендә Азнакай командасы хуҗаларны да узган

Районыбызда өч көн ГТОчылар ярышты. Илкүләм җәйге фес­тивальнең республика этабында 13 район вәкилләре - 100дән артык мәктәп укучысы җиңел атлетика, йөзү, пневматик мылтыктан ату һәм башка спорт төрләрендә көч сынаш­тылар. Ахырдан, бүләкләү тантанасында, чирмешәнлеләр өчен ихлас сөендек, командабыз - гомумкоманда зачетында икенче урын иясе. Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Казаннан,...

Районыбызда өч көн ГТОчылар ярышты. Илкүләм җәйге фес­тивальнең республика этабында 13 район вәкилләре - 100дән артык мәктәп укучысы җиңел атлетика, йөзү, пневматик мылтыктан ату һәм башка спорт төрләрендә көч сынаш­тылар. Ахырдан, бүләкләү тантанасында, чирмешәнлеләр өчен ихлас сөендек, командабыз - гомумкоманда зачетында икенче урын иясе.


Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Казаннан, Бөгелмәдән, Зәйдән, Азнакайдан, Сабадан, Спастан, Лениногорскидан, Мамадыштан, Мөслимнән һәм Чирмешәннән сигезәр кешелек командалар, 11-15 яшьлек кызлар, егетләр ГТО (Готов к Труду и Обороне) нормативларын тапшыру буенча ярышты. Иң көчлеләрне районнарда узган бәйгеләр беркетмәләре нигезендә сайлап алганнар. Монда катнашу өчен бик оста булырга, физик әзерлектән кала, син иҗат белән дә дуслыгыңны расларга тиеш. Фестивальдә агитбригадалар чыгышларын карадык, балалар журналист буларак та сыналды, жюри алар чыгарган стена газеталарын бәяләде. Спорт тематикасы буенча проектлар якланды. Оештыручылардан шунысын белештек, бездәге ярышларда ачыкланачак иң көчле спортчылардан республика командасы тупланырга тиеш. Россия күләмендә мондый фестиваль 18 октябрьдә "Артек" лагеренда үтәчәк.

Кунаклар бу өч көндә "Юбилейный" боз сараенда һәм "Кояшлы" ял лагеренда яшәделәр, анда аларга бик килешкән. Спас районыннан килгән тренерлар Павел Павликов белән Валерий Бердников, гомумән, оештыруны ошатканнар.

-Бөтен җирдә якты чырай белән каршы алдылар. Кураторыбыз Назлыгөл Мингулова барчасын аңлатты, гел озатып йөрде. Судьяларга да дәгъвабыз юк. Ашханәләрегездә бик тәмле пешерәләр, балалар сыр белән әзерләнгән котлетларны аеруча ошаттылар, - диделәр бу кунаклар.

Фестивальнең баш судьясы, Казаннан килгән Валерий Терентьев та бәйгене оештыру ягын уңай бәяләде.

-Бер дәгъвам гына бар, районыгызда җитди ярышлар оештырырлык, тиешле зурлыктагы, тамашачылар өчен утыргычлары булган спорт залыгыз юк, - диде ул.

Фестивальнең Чирмешән стадионында узган ябылу тантанасына Россиянең җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, Пекинда үткән олимпия уеннары чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова да килгән. Спортчыларны республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Жанетта Соркина да тәбрикләде.

Җиңүчеләрне бүләкләгәндә безнең район командасын кат-кат атадылар. Команда капитаны Инсаф Сафин бүләкләр алырга әллә ничә мәртәбә чыкты. "Иң яхшы яшь спорт журналисты" конкурсында, многоборьеда безнең кызлар, егетләр беренче урын ияләре, иҗади бәйгедә - икенче, эстафетада һәм агитбригадалар бәйгесендә өченче призлы урын ияләре.

-Ярышларга каты әзерләндек. Соңгы айда Лашманга күнегүләр ясарга Туймәттән һәр көнне диярлек килеп йөрдем. Тренерлар Фаиз абый Билалов (Лашман мәктәбе), Марина Ивановна Колесникова (Иске Элмәле мәктәбе) кушканнарны төгәл үтәргә тырыштым. Фестивальнең үзебездә үтүе дә булышты, үзеңне өйдә барыбыр ышанычлырак тоясың, - ди җиңел атлетикада "алтын", мылтыктан атуда "көмеш" алган Инсаф.

Командабыз, тренерларыбыз булдырганнар, безнең яшь спортчыларыбыз арасында кайберәүләр әллә ничә медаль алдылар. Иске Элмәледән Виктория Рябкованың трофейлары -икесе дә алтын, Констатин Михляев (Иске Элмәле мәктәбе) - бер көмеш, бер бронза, Игорь Захаров (Иске Элмәле) бер алтын, Евгений Рыбкин (Ульяновка мәктәбе) -бер бронза медаль иясе. Гомумкоманда этабында, унөч команда арасында, безнекләр икенче урынга чыкты. Азнакайлылар бик көчле команда, алар фестивальнең җиңүчеләре, Бөгелмә районы командасы - өченче.

Фестивальнең шәхси беренчелектә республика этабы җинүчеләре: Виктория Бекерова (Әлмәт), Кирилл Герасимов (Зәй), Андрей Губин (Бөгелмә), Алия Камалиева, Светлана Олефиренко (Түбән Кама), Виктория Рябкова, Инсаф Сафин (Чирмешән), Айдар Шаркаев (Бөгелмә).

"Иң яхшы яшь спорт журналисты" конкурсы

1.Чирмешән.

2.Яр Чаллы.

3. Азнакай.

"Спорт белән шөгыльлән! ГТОда катнаш!" Иң яхшы спорт агитбригадасы" конкурсы.

  1. Азнакай.

  2. Бөгелмә.

  3. Чирмешән.

Яшьтәшләр арасында ГТО комлексын таратуның иң яхшы проекты

"Лучший проект по пордвижению комплекса ГТО"

1.Азнакай.

2.Бөгелмә.

3.Яр Чаллы.

ГТО эстафетасының гомумкоманда зачетында:

Общекомандном зачете в эстафете ГТО

1.Бөгелмә.

2.Саба.

3.Чирмешән.

Иҗади конкурс:

1.Азнакай.

2.Чирмешән.

3.Әлмәт.

Күп төр спорт ярышлары нәтиҗәләре буенча (многоборье)

  1. Чирмешән.

  2. Түбән Кама.

  3. Азнакай.

Фестивальнең республика этабы җиңүчеләре

Виктория Бекерова (Әлмәт), Кирилл Герасимов (Зәй), Андрей Губин (Бөгелмә), Алия Камалиева (Түбән Кама), Светлана Олефиренко (Түбән Кама), Виктория Рябкова (Чирмешән), Инсаф Сафин (Чирмешән), Айдар Шаркаев (Бөгелмә).

Фестиваль җиңүчеләре

1.Азнакай.

2.Чирмешән.

3.Бөгелмә.

Пневматик мылтыктан атуда шәхси беренчелек (3 баскыч)

Кызлар арасында (3 баскыч)

1.Виктория Рябкова ( Чирмешән).

2. Аделина Нургалиева (Әлмәт).

3.Виктория Герасимова (Бөгелмә).

Малайлар арасында (3 баскыч)

1.Игорь Захаров (Чирмешән).

2.Роман Игошев (Мөслим).

3.Константин Михляев (Чирмешән).

Кызлар арасында (4 баскыч)

1.Алия Камалиева (Түбән Кама).

2.Эльвира Закирова (Мамадыш).

3.Ильвина Гараева (Мөслим).

Яшүсмер егетләр арасында (4 баскыч)

1.Данис Вәлиев (Бөгелмә).

2.Инсаф Сафин (Чирмешән).

3.Евгений Рыбкин (Чирмешән).

Йөзүдә шәхси беренчелек

Кызлар арасында (3 баскыч)

1.Светлана Олефиренко (Түбән Кама).

2. Рената Хәбибуллина (Түбән Кама).

3.Камила Гилаева (Азнакай).

Малайлар арасында (3 баскыч)

1. Глеб Чакмин (Яр Чаллы).

2.Нур Шәйхетдинов (Саба).

3. Никита Белоусов (Әлмәт).

Кызлар арасында (4 баскыч)

1. Диана Чевачина (Түбән Кама).

2.Диана Габдуллина (Лениногорск).

3.Милана Абрашитова (Азнакай).

Яшүсмер егетләр арасында (4 баскыч)

1.Никита Егошин (Казан).

2.Ара Ерицян (Яр Чаллы).

3.Данис Вәлиев (Бөгелмә).

Гомуми физик әзерлек буенча ярышларда шәхси беренчелек

Кызлар арсында (3 баскыч)

1.Рената Хәбибуллина (Түбән Кама).

2.Эльвина Бабаджанова (Лениногорск).

3.Ксения Ковалева ( Казан).

Малайлар арасында (3 баскыч)

1.Рәхим Хөснетдинов (Яр Чаллы).

2.Валерий Селиверстов (Зәй).

3Антон Гаранин (Түбән Кама).

Кызлар арсында (4 баскыч)

1.Виктория Бекерова (Әлмәт).

2.Александра Бердникова (Спас районы).

3.Алия Камалиева (Түбән Кама).

Яшүсмер егетләр арасында (4 баскыч)

  1. Азат Кашапов (Саба).

2.Әмир Халитов (Яр Чаллы).

3.Кирилл Герасимов (Зәй).

Җиңел атлетика буенча шәхси беренчелек

Кызлар арасында (3 баскыч)

1.Виктория Рябкова (Чирмешән).

2.Виктория Герасимова (Бөгелмә)..

3.Мария Жукова (Яр Чаллы).

Малайлар арасында (3 баскыч)

1.Денис Хәкимов (Мөслим).

2.Константин Михляев (Чирмешән).

3.Андрей Губин (Бөгелмә).

Кызлар арасында (4 баскыч)

1.Виктория Бекерова (Әлмәт).

2.Алия Камалиева (Түбән Кама).

3.Ләйсән Борһанова ( Саба).

Яшүсмер егетләр арасында (4 баскыч)

1.Инсаф Сафин (Чирмешән).

2.Кирилл Герасимов ( Зәй).

3.Назыйм Хикмәтуллин (Азнакай).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined