Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә үткән турнирда Әстерхан хоккейчылары да катнашты

"Юбилейный" боз сараенда, "Шешмаойл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең идарә компаниясе кубогына үткән хоккей буенча бишенче турнир тәмам. 27-28 август көннәрендә алка куган 2004 елгы малайлар арасында Әстерхан шәһәренең "Ястреблар" командасы иң көчле булып танылды, Чирмешәннең "Корыч ябалаклар"ы - икенче, Тольяттиның "Волгарь" командасы - өченче. 29 августта бозга чыккан 1998-2000 елгы кызлар...

"Юбилейный" боз сараенда, "Шешмаойл" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең идарә компаниясе кубогына үткән хоккей буенча бишенче турнир тәмам.

27-28 август көннәрендә алка куган 2004 елгы малайлар арасында Әстерхан шәһәренең "Ястреблар" командасы иң көчле булып танылды, Чирмешәннең "Корыч ябалаклар"ы - икенче, Тольяттиның "Волгарь" командасы - өченче.
29 августта бозга чыккан 1998-2000 елгы кызлар командалары арасында Җәлилнең "Арыслан"нарына тиңнәр булмады. Безнең "Корыч ябалаклар" - икенче, Бөгелмә шәһәреннән килгән "Юность" командасы кызлары - өченче.
30 августта көч сынашкан 2007-2008 елгы малайлар командалары арасында Лениногорскийның "Нефтяник"лары - иң оста. Безнекеләр бу уенда да икенче урында, ә Җәлилнең "Торнадо" командасы малайлары - өченче.
Җиңүче командаларга кубок, медальләр, кыйммәтле бүләкләр һәм турнир логотибы төшерелгән футболкалар тапшырдылар. Шулай ук һәр уенда иң яхшы уенчылар да билгеләп үтелде.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хоккей Шешмайол

2
X