Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә Сәүбан Мотаһиров истәлегенә турнир узачак

22 октябрьдә, шимбә көнне Сәүбан Мотаһиров истәлегенә шахмат турниры узачак. Элек шахмат буенча бик күп бәйгеләрдә катнашкан, призлы урыннар яулаган бу якташыбыз район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш агроном булып эшләде. Турнирны шушы идарә һәм "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе бергәләп оештыралар. Әлеге ярыш район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә...

22 октябрьдә, шимбә көнне Сәүбан Мотаһиров истәлегенә шахмат турниры узачак.

Элек шахмат буенча бик күп бәйгеләрдә катнашкан, призлы урыннар яулаган бу якташыбыз район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә баш агроном булып эшләде. Турнирны шушы идарә һәм "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе бергәләп оештыралар.
Әлеге ярыш район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә иртәнге сәгать 9да башлана һәм анда теләге булган һәркем катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шахмат турниры