Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән “ябалаклары” музыкаль үзәкле булды

"Шешмаойл" җәмгыяте призына яшүсмерләр арасында узган хоккей турнирында Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" уенчысы Азат Җиһаншин "Иң яхшы сакчы" буларак танылды. Ә командага исә музыкаль үзәк бүләк иттеләр. Район үзәгендәге "Юбилейный" боз сараенда дүрт көн барган ярышларның әүвәлге ике көнендә бозда 7-8 яшьлек малайлар көч сынашты. Монысында җиңү бәхете безнең спортчыларны (тренер...

"Шешмаойл" җәмгыяте призына яшүсмерләр арасында узган хоккей турнирында Чирмешәннең "Корыч ябалаклар" уенчысы Азат Җиһаншин "Иң яхшы сакчы" буларак танылды. Ә командага исә музыкаль үзәк бүләк иттеләр.


Район үзәгендәге "Юбилейный" боз сараенда дүрт көн барган ярышларның әүвәлге ике көнендә бозда 7-8 яшьлек малайлар көч сынашты. Монысында җиңү бәхете безнең спортчыларны (тренер Руслан Маковей) урап узды, яшь "ябалаклар" дүртенче урынга гына чыга алды.

Ә менә 9-10 яшьлекләр арасындагы ярышларда "Корыч ябалаклар" (тренер Рамил Баһаветдинов) тулысынча өстенлеккә ия иде, алар - җиңүче. Җәлилдән "Торнадо" - икенче, Бөгелмә "Арыслан"нары өченче урында. Азат Җиһаншинны да шундагы уеннар нәтиҗәләре буенча бүләкләделәр. Бүләк дигәннән, иганәче - "Шешмаойл" турнирда катнашкан һәр уенчыга кечкенә генә булса да сувенир әзерләгән. Ә җиңүче командалар музыкаль үзәккә ия, икенче урын алучыларга - электр чәйнеге (термопот), өченче урынга мультиварка насыйп булды. Иганәчедән кубок, медальләрне дә малайлар турнир истәлеге итеп сакларлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined