Чирмешән шахматчылары Аксубайдан бүләкләр белән кайтканнар
Спорт

Чирмешән шахматчылары Аксубайдан бүләкләр белән кайтканнар

В.А. Горбунов истәлегенә Аксубайда узган шахмат турнирыннан райондашларыбыз зур бүләкләр белән кайтканнар.

Шамил Сөнчәләев ветераннар төркемендә  - җиңүче, ә Самат Ризванов өченче булганнар. Людмила Редюкова – кызлар, ә Булат Әхтәмов 9-11 класс егетләре арасында – икенче, Светлана Муськина 9-11 класс кызлары төркемендә, Римма Баянова хатын-кызлардан өченче урын ияләре.

Призлы урыннар алучыларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылган.

-Көндәшләребез бик көчле иде, алай да без чистайлылардан гына калыштык, - ди алты районнан 67 кеше катнашкан турнирда районыбыз командасын җитәкләгән тренер-уенчы Шамил Сөнчәләев.

Фото: архив 


Нет комментариев