Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районы укытучылары спартакиадада көч сынашты

Мәгариф хезмәткәрләренең Лашман урта мәктәбе базасында узган район спартакиадасында Иске Үтәмеш, Иске Элмәле, Иске Кади, Ульяновка мәктәпләре командалары иң күп призлы урыннар яулаганнар. Ярышларда барлыгы 18 мәктәпнең җыелма командасы биш спорт төре буенча көч сынашкан. Кайбер укытучылар шәхси беренчелектә икешәр призлы урынга лаек булганнар. Әйтик, Иске Элмәледән Марина Колесникова армспортта...

Мәгариф хезмәткәрләренең Лашман урта мәктәбе базасында узган район спартакиадасында Иске Үтәмеш, Иске Элмәле, Иске Кади, Ульяновка мәктәпләре командалары иң күп призлы урыннар яулаганнар.

Ярышларда барлыгы 18 мәктәпнең җыелма командасы биш спорт төре буенча көч сынашкан. Кайбер укытучылар шәхси беренчелектә икешәр призлы урынга лаек булганнар. Әйтик, Иске Элмәледән Марина Колесникова армспортта һәм озынлыкка сикерүдә беренче урынга чыккан, Иске Кадидан Илназ Мөхетдинов ике спорт төрендә җиңүче булган.
Иске Үтәмеш мәктәбе директоры Светлана Әхтәмова өч спорт төрендә - икенче урында. Ульяновкадан Юлия Тимирясова һәм Утыз Имәннән Риф Фәттахов та икешәр приз ияләре.
Педагогларның җыелма командасы Мамадышта узачак республика бәйгесендә район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Спартакиада башланды