Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районы муниципаль хезмәткәрләре тиз йөзгәннәр, оста йөргәннәр

Республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасыннан унөч авыл районы арасында безнең команда алтынчы урын яулап кайтты. Ә менә йөзүдә чирмешәнлеләр - беренче. Якташларыбыз шахматта - икенче, волейболда өченче призлы урыннарга чыкканнар. Йөзүдә район мәгариф бүлеге хезмәткәре Флера Рәхимҗанова көндәшләрен нык артта калдырып, эстафетаны Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншинга тапшырган. Икенче йөзүче...

Республика муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасыннан унөч авыл районы арасында безнең команда алтынчы урын яулап кайтты. Ә менә йөзүдә чирмешәнлеләр - беренче. Якташларыбыз шахматта - икенче, волейболда өченче призлы урыннарга чыкканнар.

Йөзүдә район мәгариф бүлеге хезмәткәре Флера Рәхимҗанова көндәшләрен нык артта калдырып, эстафетаны Кармыш авыл җирлеге башлыгы Марат Миншинга тапшырган. Икенче йөзүче дә дистанцияне тиз уза. Аннан исә район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре Фәнис Гайнуллин, Әнис Гатауллин өстенлекне кулдан ычкындырмыйча, күмәк җиңүгә ирешәләр.
Шахматта район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина фигураларны оста йөртеп, җиде көндәшен дә "еккан". Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Шәүкәт Гатин "копилкасында" - дүрт җиңү. Нәтиҗәдә безнең команда биектаулылардан кала, шахматтта икенче урын иясе.
Спартакиадада мини футболчыларыбыз - дүртенче. Тик менә ярышның чаңгыда узышу, җиңел атлетика төрләрендә, бадминтонда, өстәл теннисында күрсәткечләребез "йомшаграк" булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы шахматчылар спартакиада булды