Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән малайлары намаз да укыйлар, футбол да уйныйлар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район мөхтәсибәте оештырган мөселман балалары спартакиадасында Кара Чишмә авылы командасы иң көчле булып танылды. 14 яшькә кадәрле яшүсмерләр арасында оештырылган әлеге ярышларда малайларның физик көчләрен генә түгел, хәрби темага белемнәрен һәм зирәклекләрен дә тикшерделәр. Конкурсантлар спорт белән генә шөгыльләнеп калмый, догалар өйрәнергә дә вакыт табалар....

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район мөхтәсибәте оештырган мөселман балалары спартакиадасында Кара Чишмә авылы командасы иң көчле булып танылды.

14 яшькә кадәрле яшүсмерләр арасында оештырылган әлеге ярышларда малайларның физик көчләрен генә түгел, хәрби темага белемнәрен һәм зирәклекләрен дә тикшерделәр. Конкурсантлар спорт белән генә шөгыльләнеп калмый, догалар өйрәнергә дә вакыт табалар.
-Мондый спартакиадада әле беренче генә катнашуым, бик кызык, мавыктыргыч итеп оештырганнар, - ди Түбән Кәминкәдән 5 класс укучысы Ленар Сөләйманов. - Чирмешән мәчетендә дини темага оештырылган ярышта дүртенче урын алган идем. Рәфис абый Әгъзамов алып баручы дәресләргә йөрим. Гарәпчә укырга да өйрәнәбез, намазны да беләм, кайбер догаларны әби дә өйрәтте.
Спартакиадада алты команда катнашты, һәр командада - 5-6 укучы. Алар алты спорт төре буенча (аркан тартышу, спринт, 500 метрга кросс, баскетбол, футбол, бадминтон) көч сынаштылар.
-Мөселман кешесе нык, түзем, чыдам һәм гыйлемле дә булырга тиеш, - дип җиңүгә рухландырды баш судья Фаиз Билалов.
Дөрестән дә, малайлар үзләренең көчләрен төрле яклап күрсәтте. Спартакиаданың икенче өлешендә малайлар шифрограмма җибәрделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, погоннары буенча хәрбиләрнең дәрәҗәләрен билгеләделәр. Бу бәйгедә Туймәт һәм Кара Чишмә командаларына тиңнәр булмады. Түбән Кәминкә һәм Керкәле малайлары да сынатмаска тырышты.
Барлык ярышлар йомгаклары буенча Туймәт командасы - икенче, түбәнкәминкәлеләр өченче булды.
-Мин чаңгыда йөрергә, йөгерергә, футбол уйнарга яратам, спорт белән даими шөгыльләнгәч бәйгедә дә бик авыр булмады,- ди Кармыштан Динар Шәмсунов. - Мәчеткә йөрергә, догалар, гарәпчә укырга өйрәнергә дә вакыт кала.
Җиңүче командаларга район мөхтәсибәте, Чирмешән, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә мәхәлләләре ярдәме белән алынган бүләкләр, медальләр тапшырылды. Балалар мәчеттә төшке аш ашадылар, өйлә намазы да укыдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кара Чишмә мөселман спартакиадасы