Көрәш буенча Нурлатта узган ярышларда безнең район командасы лаеклы чыгыш ясаган.
Балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары (тренерлары Илгизәр Закиров): Сергей Мещев, Олег Максимов, Айрат Төхвәтуллин, Булат Мостафин үз авырлык үлчәүләрендә беренче урынга чыкканнар. Яков Шәймарданов, Александр Бокин, Владислав Семенов, Айгиз Мәҗитов, Рөстәм Караманов, Владислав Фомин икенче урын ияләре.
Фото архивтан
Нет комментариев