Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән хоккейчылары Казан командалары белән көч сынаша

Ир-атлар арасында алкалы хоккей буенча республика беренчелеге кысаларында, Чирмешән уенчылары үз бозларында узган атнада Мамадышның "Олимп" командасын 4:1 исәбе белән отты. Моңа кадәр безнең хоккейчылар Байлар Сабасының "Тимерхан", Казанның "Ак бүре" командаларын җиңүгә ирешкән иде. Ә Әлмәтнең "Паграс" уенчыларына исә оттырганнар. Гомумән, республика беренчелегендә сигез команда көч сынаша. Аларның өчесе...

Ир-атлар арасында алкалы хоккей буенча республика беренчелеге кысаларында, Чирмешән уенчылары үз бозларында узган атнада Мамадышның "Олимп" командасын 4:1 исәбе белән отты.

Моңа кадәр безнең хоккейчылар Байлар Сабасының "Тимерхан", Казанның "Ак бүре" командаларын җиңүгә ирешкән иде. Ә Әлмәтнең "Паграс" уенчыларына исә оттырганнар.
Гомумән, республика беренчелегендә сигез команда көч сынаша. Аларның өчесе - Казаннан. Уеннар апрель аена чаклы дәвам итәчәк. Бу атна шимбәсендә Чирмешән хоккейчылары Сабага барырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы хоккей Казан шәһәре