Казан шәһәре тег белән яңалыклар
-
Чирмешән хоккейчылары Казан командалары белән көч сынаша
Ир-атлар арасында алкалы хоккей буенча республика беренчелеге кысаларында, Чирмешән уенчылары үз бозларында узган атнада Мамадышның "Олимп" командасын 4:1 исәбе белән отты. Моңа кадәр безнең хоккейчылар Байлар Сабасының "Тимерхан", Казанның "Ак бүре" командаларын җиңүгә ирешкән иде. Ә Әлмәтнең "Паграс" уенчыларына исә оттырганнар. Гомумән, республика беренчелегендә сигез команда көч сынаша. Аларның өчесе...
-
Чирмешәнлеләр Казанга суган алып бара
Бу атнада Казанда узачак авыл хуҗалыгы ярмикәсендә шәһәр халкы Чирмешән суганын да сатып ала алачак. Сентябрь аенда Татарстанда гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Казанда алар ун сәүдә мәйданчыгында уза. Бу атна шимбәсендә "Казан" агросәнәгать паркында чирмешәнлеләр дә сәүдә итәчәк. -Ярминкәгә, нигездә, халыктан җыелган яшелчә: бәрәңге, суган, кишер, аш чөгендере...
-
Казаннан Германиягә кышын да очып булачак
Җәй аенда ачылып, пассажирлар арасында шактый уңыш казанган Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк. Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайта торган самолет Франкфурттан...
-
Казан – финалда: Президент тавыш бирергә чакыра
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге шәхси битендә Россия Үзәк банкы чыгарачак 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларга символлар сайлау бәйгесенең финалында Казанга ярдәм итәргә чакырды. "Казан финалчылар арасында! Татарстан башкаласына ярдәм итик! #200Казан" - дип язган һәм бүген тавыш бирү башланачак http:// твоя-россия.рф сайтына сылтама беркеткән Президент. Тавыш бирү...
-
Казан күренешләре өчен тавыш бир!
2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре төшерүләрен күрергә теләсәң - тавыш бир! http://твоя-россия.рф/
-
Казанда 6 яшьлек кыз таганнан егылып төшеп һәлак булган
Казанның Тикшерү комитеты 6 яшьлек баланың инвалидлар өчен ясалган таганнан егылып төшеп һәлак булу факты буенча җинаять эше ачкан. Фаҗига 3 май көнне башкаланың Химиклар мәдәният йорты янындагы паркта булган. Ул көнне бала әбисе белән прогулкага чыгып, инвалидлар өчен махсус көйләнгән таганда атына. Ләкин, кызганычка каршы, егыла һәм башы белән...
-
Сөләйман хәзрәт Зарипов югалган?
Социаль челтәрләрдә борчулы хәбәр йөри. Сөләйман хәзрәт Зарипов югалган. 7 февраль көнне иртәнге уннарда ул Мордовиядән Казанга чыгып китә. Шул ук көнне 14:30да аны Буада күргәннәр. Сөләйман хәзрәт белән бергә аның тагын бер кардәше булган. Аның турында да хәбәр юк. Икесенең дә телефоннары сүндерелгән. У071РЕ 116/rus номерлы Toyota Corolla автомобилен...
-
Эльмира Кәлимуллина популяр тапшыруда төшәр алдыннан өч тапкыр бәлеш пешереп караган
Бу атнада Казанга «Поедем, поедим» тапшыруын алып баручы Джон Уоррен килде. Эфирда милли ризыклар пешереп күрсәтүче әлеге тапшыру тамашачы арасында популярлык казанырга өлгерде инде. Бу юлы Джон Уорренга партнер итеп "Голос" проекты финалисты, Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллинаны сайлаганнар. Җырчының үзе өчен бу көтелмәгән сюрпризга әйләнгән. Татарстан йөзенә кызыллык китермәс...
-
Марат Бәшәров Казанга Мәүлид бәйрәменә килә
Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган театраль-тамаша булачак. Тамашаны мәскәүлеләр тәкъдим итә. Төп рольне Россиянең танылган кино йолдызы, татар егете Марат Бәшәров башкара. 8 февральдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган "Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү" дигән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә. Чара Россия мөфтиләр...
-
Казан читендә генә коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган
Кичә, 11 гыйнварда, Казан янында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган - җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган.8:50 сәгатьтә килеп чыккан һәлакәт аркасында җиңел машина авыр йөк машинасы астында калып сытылган. ВАЗ-2114 автомобиленең Осиново бистәсе ягыннан Казанга таба барышы булган. Аның йөртүчесе һава шартларына бәйле рәвештә юлның торышын игътибарга алмый,...
-
Казаннан килгән кунакны Чирмешәндә полиция хезмәткәрләре тоткарлый
ЮХИДИ хезмәткәрләре күптән түгел туктаткан "ундүртле"нең йөртүчесе исерек була. Табын яныннан гына кузгалган кызмача ир-ат бәйрәмне тагын дәвам итәргә уйлап, руль артына утырып чыккан. Бу Казан кешесе безнең районга эш белән командировкага килгән. 22 декабрь кичендә Энергетиклар көнен "юып" алганнан соң, ул тагын эзләнеп, кибеткә юл тоткан. Тик район кунагы...
-
Казанда өч айлык оныгын үтерә язган әбине хөкем итәчәкләр
Казанда Рузалия Гайнуллинага карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән. Өч айлык оныгын үтерә язган 51 яшьлек әби кеше озакламый хөкем каршына басачак. Рузалия Гайнуллина РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче бүлеге, 105 нче маддәсенең 2 нче бүлеге "в" һәм "д" пунктлары буенча гаепләнә. Тикшерү фаразлары буенча, әлеге хатын-кыз...
-
Казанның үзәгендә янгын чыккан
Казанның үзәгендә - Островский 57 В адресы буенча урнашкан офис бинасында янгын чыгу турында 11:04 сәгатьтә хәбәр ителде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, бинаның чормасында чыккан янгын 300 квадрат метр мәйданга таралган. Коткаручылар килгәнче мөстәкыйль рәвештә бинада булган 32 кеше дә чыга алган. Янгын катлаулылыгы буенча өченче дәрәҗәгә җиткән,...
-
Казанда теракт оештырылу турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми
Төрле социаль челтәрләр аша Татарстанда теракт оештырырга әзерләнүләре турындагы хәбәр таралды. Аларга ышансаң, республикага 18 террорчы-үлемгә дучар кеше җибәрелгән, зур сәүдә үзәкләрен шартлатачаклар, имеш... Шул уңайдан Татарстан Эчке эшләр министрылыгы рәсми белдерү белән чыкты. "Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Республикада оператив хәл күзәтү астында, эчке эшләр органы хезмәткәрләре штат режимы...
-
Чирмешән алдынгылары Казанда кунак булдылар
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан башкаланың "Корстон - Казан" күңел ачу сәүдә үзәгендә узган чарада безнең районнан да хезмәт алдынгылары кунак булып кайтты. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендәге делегация составында, бәйрәмдә "ЧирмешәнАГРО" җәмгыятеннән механизатор Рафик Харисов, "Агропродукт" агрономы Николай Борин, Ивашкинодан яшелчәче Сергей Кудряшов, "КүтәмәАГРО фирмасы" җитәкчесе...