Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән боксчылары кунакларга "ачык йөз күрсәтмәде"

Бокс буенча Чирмешәндә узган турнирның финалында безнең кайбер егетләр тамашачыларны гына түгел, хөкемдарларны да шаккаттырды. Якташларыбыз бәйгенең иң хәлиткеч өлешендә үзләренең көчле-көчле көндәшләрен бер-бер артлы ук диярлек "нокдаун"га җибәрде. Михаил Яманов, Роман Степченко, Анатолий Тарабрин әнә шулай осталык күрсәтеп, безнең район командасының беренче урынга чыгуына үзләреннән аеруча зур өлеш керттеләр....

Бокс буенча Чирмешәндә узган турнирның финалында безнең кайбер егетләр тамашачыларны гына түгел, хөкемдарларны да шаккаттырды. Якташларыбыз бәйгенең иң хәлиткеч өлешендә үзләренең көчле-көчле көндәшләрен бер-бер артлы ук диярлек "нокдаун"га җибәрде.


Михаил Яманов, Роман Степченко, Анатолий Тарабрин әнә шулай осталык күрсәтеп, безнең район командасының беренче урынга чыгуына үзләреннән аеруча зур өлеш керттеләр. Көндәшләр дә андый-мондый гына түгел бит - республиканың шәһәр-районнарыннан тыш, бәйгегә Ульяновскидан, Самарадан, Төмәннән үк яшь спортчылар килгән. Барлыгы 11 команда, 85 катнашучы. Шулар арасыннан 30 алтын медальнең 12се, 30 көмешнең 9ы - безнең спортчылар "трофее".

Турнирда районыбыз өчен "Чирмешән" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенә караган, Николай Емельянов җитәкчелегендә шөгыльләнүче утызлап малай һәм кыз, яшүсмер тирләп-пеште. Ивашкинолылар Станислав Кудряшов, Артем Емельянов, Александр Апалаев, Роман Степченко, Михаил Яманов, Күтәмәдән Константин Меркурьев, кадетлар мәктәп-интернатыннан Анатолий Тарабрин үз үлчәү категорияләрендә җиңүчеләр.

Алда хәбәр иткәнебезчә, бу көнне рингта кызлар да чыкты. Безнекеләрдән Ариадна Емельянова, Дарья Дякону, Ольга Андреева, Инна Андреева, Анастасия Иванова - үз тиңнәре арасында беренчеләр.

-Даша, сиңа, кыз балага, нәрсәгә инде бу бокс? - дим пьедесталдан әле генә бүләкләнеп төшкән Ивашкино кызы Дарья Дяконуга.

-Абый, беләсезме, бокс белән шөгыльләнгәнче тамагым еш авырта иде, менә ике ел секциягә йөрим, тьфү-тьфү, зарланмыйм, исәнлегем ныгыганын сизәм. Көчем артты, киләчәктә бокс үземне яклар өчен кирәк булуы да бар. Җиңүемне әти-әниемә багышлыйм, - дип җавап бирде Дарья.

Турнирда үз үлчәү категорияләрендә ивашкинолылар: Анжелика Антонова, Иван Толстов, Максим Апалаев, Иван Гаврилов, Василий Ляляков, Күтәмә мәктәбеннән Любовь Уляшкина, Влад Зорин, 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Александр Кобылин икенче урын яуладылар.

-Күренеп тора, боксчыларыгыз сугышырга һәвәсләр, районыгыз өчен яхшы чыгыш ясарга тырышалар. Бераз техника өстендә генә эшләргә кирәк. Мин үзем Чирмешәндә беренче тапкыр, матур яшисез, төзелешләрегез, йортларыгыз ошады, - ди Ульяновск шәһәреннән килгән команданың тренеры, судья Михаил Тимохин. Михаил Николаевич тумышы белән Чүпрәле районыннан икән.

Турнирда Чирмешән командасы җиңүче булса, Төмәннән килгән кунакларыбыз - икенче, Яр Чаллы боксчылары өченче урынга чыкты.

Шулай итеп, Чирмешән ике көн бокс белән "у" килеп алды. Әлеге саллы турнирны ачу тантанасына Татарстан Бокс федерациясенең көньяк-көнчыгыш бүлеге президенты, якташыбыз Сергей Игнатьев та кайткан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined