Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

6 яшьлек Коляны район җитәкчесе бүләкләде

"Россия чаңгы юлы" ярышларының быелгы иң яшь спортчысы - Николай Тимирясовка район башлыгы Наил Зарипов бер пар чаңгы бүләк итте. "Николай Андриянович, син районыбызның иң көчле, иң батыр һәм иң нык егетләренең берсе", диелгән Коля исеменә адресланган Рәхмәт хатында. Малайның әти-әнисен дә атналык планеркага чакырып, спортта актив булулары өчен рәхмәтләр...

"Россия чаңгы юлы" ярышларының быелгы иң яшь спортчысы - Николай Тимирясовка район башлыгы Наил Зарипов бер пар чаңгы бүләк итте.

"Николай Андриянович, син районыбызның иң көчле, иң батыр һәм иң нык егетләренең берсе", диелгән Коля исеменә адресланган Рәхмәт хатында. Малайның әти-әнисен дә атналык планеркага чакырып, спортта актив булулары өчен рәхмәтләр әйтеп, бүләкләр тапшырдылар. Сосновка авылында яшәүче Тимирясовлар гаиләсе районның барлык спорт чараларында да өлгер.
-Биш балабыз да спорт белән шөгыльләнә. Укуда да сынатмыйлар, бик яхшы укыйлар. Димәк, вакытны дөрес бүләргә генә кирәк,- ди гаилә башлыгы, Ульяновка мәктәбе укытучысы Андриян Алексеевич.
Район җитәкчесе авыл җирлекләре башлыклары - Яңа Элмәледән Иван Захаровка һәм Ульяновкадан Самат Шәмсетдиновка да Рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге җирлекләрдән чаңгычылар һәр елны ярышларда ишле командалар булып призлы урыннар яулый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан