Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Түбән Кәминкә җирлегендә үзсалым җыю төгәлләнә дә

Түбән Кәминкә авыл җирлегендә үзсалым акчаларының 86 проценты, ягъни 269 мең сумнан артыграгы җыелган да.

Җирлектә узган референдум вакытында балигъ булган  һәр кешедән 550 сум күләмендә үзсалым җыярга килешенгән. Республикадан биреләчәк ярдәмне дә исәпкә алып, бу акчаларга нинди эшләр башкарачакларын да конкрет планлаганнар.

-1 апрельгә кадәр җыелган салымга дәүләт ярдәме елның беренче яртысында кайтачак. Без иң элек аны кыш айларында урам юлларын кардан чистартуга, тракторны карап торуга тотачакбыз, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков. -  Шулай ук Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларындагы су башняларын буяуга, янгын куркынычсызлыгы җиһазлары (гидрант, шланг) сатып алуга һәм Түбән Кәминкә авылында  суүткәречләрне яңарту өчен проект ясауга кулланырга планлыйбыз.

Автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев