Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Программа бар, аны үтисе генә калды

Район Советының чираттагы, 15нче утырышында депутатлар "ТР Чирмешән муниципаль районының 2011-2015 еллардагы социаль - икътисади үсеше программасын" расладылар. Әлеге зур күләмле, конкрет документны әзерләү берничә айга сузылды. Программада район үсешенең өстенлекле юнәлешләре, программалы чаралар комплексы билгеләнгән. Алар икътисади үсеш өчен шартлар тудыру, агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген күтәрү, җәмәгатьчелек инфраструктурасын үстерү, җирле...

Район Советының чираттагы, 15нче утырышында депутатлар "ТР Чирмешән муниципаль районының 2011-2015 еллардагы социаль - икътисади үсеше программасын" расладылар.


Әлеге зур күләмле, конкрет документны әзерләү берничә айга сузылды. Программада район үсешенең өстенлекле юнәлешләре, программалы чаралар комплексы билгеләнгән. Алар икътисади үсеш өчен шартлар тудыру, агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген күтәрү, җәмәгатьчелек инфраструктурасын үстерү, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, финанс-бюджет өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүгә һәм башка тармаклар буенча эшчәнлек алып баруга юнәлдерелгән.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин әйтүенчә, әлеге программаның төп максаты - халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Билгеле инде, төгәл ориентир булу да зур роль уйный. Совет утырышында катнашкан район Советы рәисе, муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров та әлеге планнарны тормышка ашыруның зур әһәмияткә ия булуына басым ясадылар. Шул ук вакытта реаль мөмкинлекләрне, финанс күләмен һәм чыганакларын билгеләү, программа үтәлешен контрольдә тотуны оештыру да мөһим.

Авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре дә чакырылган әлеге утырыш тагын бер мөһим документ - "2011-2013 елларда һәм 2015 елга кадәр перспективада ТР Чирмешән муниципаль районында кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау программасы" да якланды.Советның әлеге мәсьәләләр буенча карары Чирмешән муниципаль районының рәсми сайтында - http://cheremshan.tatarstan.ru - дөнья күрәчәк.

"2011 елның 9 аенда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эш нәтиҗәләре турында" мәгълүматлар белән утырышта Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин чыгыш ясады.

Районда, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт вакыйгалары да, аларда җәрәхәтләнүчеләр һәм һәлак булучылар саны да арткан. Район җирле үзидарә органнары һәм башкарма хакимиятнең территориаль органнары җитәкчеләренә, бу мәсьәлә буенча кабул ителгән карар нигезендә, "ТР Чирмешән муниципаль районында 2011 елда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын үстерү" максатчан программасын үтәү буенча эшне көчәйтү кирәклеге ассызыкланды.

Евгений РОМИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн

2
X