Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Президент республика халкына рәхмәтен җиткерде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына 2016 елның 18 сентябрендә узган депутатлар сайлауда катнашканы өчен республика халкына рәхмәтен белдерде. "Сайлау участокларына килгән һәм туган республикабызны хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына 2016 елның 18 сентябрендә узган депутатлар сайлауда катнашканы өчен республика халкына рәхмәтен белдерде.

"Сайлау участокларына килгән һәм туган республикабызны хуплаган өчен барлык татарстанлыларга рәхмәт! "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүегезнең югары нәтиҗәләре - чынлыкта хәзерге хакимияткә һәм тотрыклы социаль-икътисадый үсеш курсына, җәмгыятьтә тотрыклылыкны, этникара һәм динара татулыкны, һәм тынычлыкны саклап калуга ышаныч ул.
Без Дәүләт Думасына республиканың тәҗрибәле профессионалларын һәм патриотларын, "Татарстан командасы"н делегат итеп җибәрәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты сайланган депутатлар корпусы татарстанлылар мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле яклар дигән ышаныч белдерә.
ТР Президентының Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Президенты республика халкы