Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Отчетлар һәм сайлаулар чоры

"Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән җирле бүлекчәсе башлангыч бүлекчәләрендә отчет-сайлау җыелышлары бара. "Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе 24 башлангыч бүлекчәдә 1264 әгъзаны берләштерә. Иң эре партия бүлекчәләре - Лашманда (127 әгъза), Яңа Элмәледә (91), Чирмешәннең 3нче бүлекчәсендә (80) һәм Түбән Кәминкәдә (73). 20 башлангыч бүлекчәдә отчетлар һәм сайлаулар узды инде. Шунысын да...

"Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән җирле бүлекчәсе башлангыч бүлекчәләрендә отчет-сайлау җыелышлары бара.


"Бердәм Россия"нең җирле бүлекчәсе 24 башлангыч бүлекчәдә 1264 әгъзаны берләштерә. Иң эре партия бүлекчәләре - Лашманда (127 әгъза), Яңа Элмәледә (91), Чирмешәннең 3нче бүлекчәсендә (80) һәм Түбән Кәминкәдә (73).

20 башлангыч бүлекчәдә отчетлар һәм сайлаулар узды инде. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, җыелышлар бик җанлы үтә, аларда партия тормышы турында гына түгел, авыл проблемалары, социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итү, торак пунктлар чисталыгы, су белән тәэмин итү, мәдәният эшен җанландыру, физкультура-спорт эшен үстерү хакында да сөйләшүләр алып барыла. Партия әгъзалары үз тәкъдимнәрен кертәләр, башкарылган эшләрне бәялиләр һәм альтернатив нигездә яшерен тавыш бирү юлы белән алдагы елга сәркәтип сайлыйлар. 50 кешегә кадәр әгъзасы булган башлангыч бүлекчәләрдә - сәркәтип урынбасары, ә 50дән артык әгъзалы бүлекчәләрдә башлангыч бүлекчә советы сайлана.

Отчет-сайлау җыелышлары үткән барлык бүлекчәләрдә дә партия әгъзалары элеккеге сәркәтипләренә ышаныч белдереп, кабат алар өчен тавыш бирделәр.

Ноябрьдә булачак партия конференциясендә алдагы 5 елга "Бердәм Россия" партиясенең Чирмешән җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзалары сайланачак.

Алмаз Закиров,
"Бердәм Россия" сәяси партиясе Чирмешән җирле бүлекчәсенең башкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined отчетсайлау җыелышлары бара

2
X