Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Көтеп торып өйле була алмыйсың

Кемнеңдер сине кайгыртканын көтеп торып кына өйле була алмыйсың. Активлык, кызыксынучанлык күрсәтергә, ил күләмендәге төрле программалардан киң файдаланырга кирәк. Муниципаль район Советының чираттагы XXIV- нче утырышында "2012нче елда Чирмешән муниципаль районында "Россия гражданнарына - буй җитәрлек һәм комфорт торак" өстенлекле милли проектны гамәлгә ашыру барышы турында мәсьәләне тикшергәндә шул фикергә...

Кемнеңдер сине кайгыртканын көтеп торып кына өйле була алмыйсың. Активлык, кызыксынучанлык күрсәтергә, ил күләмендәге төрле программалардан киң файдаланырга кирәк.


Муниципаль район Советының чираттагы XXIV- нче утырышында "2012нче елда Чирмешән муниципаль районында "Россия гражданнарына - буй җитәрлек һәм комфорт торак" өстенлекле милли проектны гамәлгә ашыру барышы турында мәсьәләне тикшергәндә шул фикергә килделәр.

Докладчы - муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров районда торак төзелеше буенча эш барышы белән таныштырды. Аның чыгышында әйтелгәнчә, 2012нче елда, әлегә, 6800 квадрат метр торак төзелгән, план 65,5 процентка үтәлгән. Ел ахырына тагын дистәләрчә йорт файдалануга тапшырылачак.

Кызганыч, районда социаль ипотека буенча йорт төзергә теләүчеләр юк диярлек. Район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин авыл җирлекләре башлыкларының, депутатларның да бу өлкәдә активрак эшләргә тиешлеген белдерде, аңлату эшләрен көчәйтергә өндәде.

Утырышта каралган баш-ка мөһим мәсьәләләр уңаеннан да карарлар кабул ителде. "2012-2014нче елларга Чирмешән муниципаль районында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча максатчан Программа" расланды, районда 2011-2013 елларга һәм 2015 елга кадәр кече эшкуарлыкны яклау Программасы да хупланды.

Депутатлар өч һәм күбрәк баласы булган гражданнарга бирү өчен җир участоклары исемлеген билгеләү тәртибен дә расладылар; икенче карарда күп балалыларга муниципаль районда бушлай бирелүче җир күләме 0,06-0,20 гектар чикләрендә норма итеп билгеләнде. Утырышта мәгълүм булганча, андый җир участоклары (торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны алып баруга) гариза бирүченең яшәү урыны буенча гына бүленә.

Әгәр яшәү урынында андый участок табылмаса, җир күрше җирлек территориясендә бүленергә мөмкин, теләгән һәркемгә район үзәгеннән җир бирү мөмкин түгел.

Муниципаль район Советының бу утырышында башка кайбер мәсьәләләр дә каралды:

ТР Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының "Мәгариф бүлеге" муниципаль учреждениесенең юридик яңа адресын (Чирмешән авылы, Гагарин урамы, 7нче йорт адресы буенча) расладылар;

"Чирмешән муниципаль районының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 еллар план чорларына бюджеты турында" Советның 2011 елның 16 декабрендә кабул ителгән 65нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Муниципаль район Советының чираттагы XXIV нче утырышында