Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 27 июль 2012 яңалыклары

    • 27 июль 2012 - 09:47
      Чирмешәнне сулы итмәкче булабыз
      Чирмешәннең көнчыгыш өлешен, уң ягын чиста су белән тәэмин итүче төп насос станциясендә, каптажда үзгәртеп кору эшләре бара. Шул сәбәпле, якынча ике атна чамасы вакыт линияләргә су бирү чикләнәчәк, төнлә генә җибәреләчәк. - Бу чорда халыкның түземлерәк булуын сорыйбыз,- ди муниципаль район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Көндез краннар ябылып...
      609
      0
      0
    • 27 июль 2012 - 06:34
      Уңышны янгыннан саклыйк
      Урып-җыюда катнашучы һәр хезмәткәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белергә һәм катгый үтәргә тиеш. Урак вакытында урманнар яки автомобиль юллары белән янәшә урнашкан кырларның читләрен 4 метр киңлектә чабып һәм сөреп чыгарга кирәк. Техниканың кабызу һәм ягулык бирү системасын төзек хәлдә тоту зарур. Механизаторлар ягулык савытларының һәм электр җиһазларының төзеклеген көн саен...
      541
      0
      0
    • 27 июль 2012 - 06:28
      Иң мөһиме – халык иминлеге
      Татарстан Республикасында, террорчылыкка каршы чараларны тикшерү максатында, кабат өйрәнүләр үткәрелә. "Казандагы соңгы вакыйгалар, Татарстан мөфтие Илдус Фәизгә һөҗүм - террорчылыкның бездә дә булырга мөмкинлеген күрсәтүче бер факт,- диде шушы көннәрдә узган террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе утырышында район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин. - Шуңа да әлеге өйрәнүләргә бик җитди карарга кирәк....
      0
      0
      0
    • 27 июль 2012 - 05:43
      Көтеп торып өйле була алмыйсың
      Кемнеңдер сине кайгыртканын көтеп торып кына өйле була алмыйсың. Активлык, кызыксынучанлык күрсәтергә, ил күләмендәге төрле программалардан киң файдаланырга кирәк. Муниципаль район Советының чираттагы XXIV- нче утырышында "2012нче елда Чирмешән муниципаль районында "Россия гражданнарына - буй җитәрлек һәм комфорт торак" өстенлекле милли проектны гамәлгә ашыру барышы турында мәсьәләне тикшергәндә шул фикергә...
      426
      0
      0
    • 27 июль 2012 - 05:10
      Бөтен Татарстанга шимбә көнне сиреналар тавышы яңгыраячак
      Шимбә, 28 июль көнне иртәнге 10нан 11гә кадәр Татарстан Республикасында гражданнар обаронасы үзәкләштерелгән хәбәр итү төбәк автоматлаштырылган системасының әзерлеген тикшерәчәкләр. Халыкка хәбәр итү өчен республикада булган барлык электр сиреналары һәм репродукторлардан файдаланачаклар, SMS ярдәмендә хәбәр таралачак, шулай ук республика телеканаллары һәм радиостанцияләре, ОКСИОН һәм СЗИОНТ терминал комплексларының мөмкинлекләре кулланылачак. Электр-механик...
      708
      0
      0
    • 27 июль 2012 - 04:54
      Балаларны сөендерик
      Республикада, шул уңайдан районда да, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе игълан ителде. Аның кысаларында, быел беренче класска укырга барачак 86 сабыйга һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 100 балага уку әсбаплары, кирәк-ярак, кием-салым алып бирү мөмкинлеге тудыру каралган. Моның өчен лотерея билетлары сатыла, акча салу өчен тартмалар куела. "Бу изге...
      563
      0
      0
    Реклама