Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Халык җир сорый

Эшкә керешкәннән бирле, район җитәкчесе Наил Зарипов шәхси гозер, сораулары белән килгән 213 кешене - райондашларыбызны кабул иткән. Наил Шамил улы гражданнарны айга ике тапкыр - сишәмбе көннәрендә кабул итә. Күп очракта якташларыбыз аңардан җир участокларын рәсмиләштерү, төзелеш, торак мәсьәләләре буенча булышлык, киңәш сорый. Июль аеның соңгы сишәмбесендә муниципаль район...

Эшкә керешкәннән бирле, район җитәкчесе Наил Зарипов шәхси гозер, сораулары белән килгән 213 кешене - райондашларыбызны кабул иткән.

Наил Шамил улы гражданнарны айга ике тапкыр - сишәмбе көннәрендә кабул итә. Күп очракта якташларыбыз аңардан җир участокларын рәсмиләштерү, төзелеш, торак мәсьәләләре буенча булышлык, киңәш сорый.
Июль аеның соңгы сишәмбесендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенә төрле мәсьәләләр буенча 34 кеше мөрәҗәгать итте.
Әккәрәй авылында яшәүче, озак еллар Фрунзе исемендәге колхозны җитәкләгән Николай Трофимовны авыл хуҗалыгының бүгенге хәле борчый.
- Кызганычка каршы, бүген хуҗалыкларда белгечләр юк, технологияләр үтәлми, элек төзелгән биналар җимерелә,- ди Николай Никифорович. Сүз уңаеннан, быел декабрь аенда аңа 80 яшь тулачак. Шушы олы юбилеен үткәрү нияте турында ул район җитәкчесенә дә белдерде.
Шешминка авылыннан килгән Екатерина Зубова Наил Зариповтан Димитрий Салунский храмын төзекләндерүдә ярдәм сорады.
19нчы гасыр башында төзелгән храм нык җимерелгән. Аны үзгәртеп кору бик күп чыгымнар сорый. Халыктан җыелган акчага монда инде байтак эш башкарылган. Район җитәкчесе дә шешминкалыларга бу мәсьәләдә ярдәм булачагы турында белдерде.
Наил Шамил улы бу көнне шулай ук Туймәт, Лашман, Утыз Имән, Күтәмә, Югары Кәминкә авылларында яшәүчеләрне дә кабул итте. Барысын да игътибар белән тыңлады. Бүген үк җавап табылмаган кайбер сорауларны өйрәнеп, тикшереп, соңрак җавап бирәчәген һәм, мөмкинлек булган очракта, ярдәмгә ышандырды.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Советлар һәм тормыш

2
X