Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чумачка да Интернетка тоташа

Былтыр Түбән Кармалкадагы иң озын - ике километрдан да озынрак урам юлына асфальт түшәгәннәр. Быел район җитәкчелеге Югары Кармалка юлларын рәтләүне оештырырга ниятли. Түбән Кармалкада үткән халык җыенында бу авылда яшәүчеләр "Татавтодор"ның район участогына, җитәкчеләргә рәхмәт ирештерсә, югарыкармалкалылар бу яктан ярдәм сорадылар. Монда яхшы күпер дә, тагын бер чишмәне төзекләндерү...

Былтыр Түбән Кармалкадагы иң озын - ике километрдан да озынрак урам юлына асфальт түшәгәннәр. Быел район җитәкчелеге Югары Кармалка юлларын рәтләүне оештырырга ниятли.


Түбән Кармалкада үткән халык җыенында бу авылда яшәүчеләр "Татавтодор"ның район участогына, җитәкчеләргә рәхмәт ирештерсә, югарыкармалкалылар бу яктан ярдәм сорадылар. Монда яхшы күпер дә, тагын бер чишмәне төзекләндерү дә кирәк.

Чумачкадагы төп күпер дә рәтләгәнне көтә.

Халык җыенында катнашучылар әлеге төбәк өчен генә түгел, инде район буенча мөһим тагын бер проблема күтәрделәр - маршрут автобусы йөрми башлагач, район үзәгенә бару-кайту кыенлашкан. Муниципаль район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин бу мәсьәләне өйрәнергә кирәклеген әйтте.

Автобус йөрмәү район эчендәге маршрутларның керем бирмәве белән аңлатыла. Әмма халыкка йөрергә кирәк бит. Шуңа күрә чыгымнарның бер өлешен район бюджеты аша каплау күздә тотыла.

Чумачка, Түбән Кармалка, Югары Кармалка авылларында яшәүчеләр пай җирләре өчен нәрсәдер бирергә тиешләр дип саный, килешүләрнең үтәлмәвенә зар белдерделәр. Монысы пайлар хуҗасы - "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте намусындадыр. Бу уңайдан җыелышта төпле итеп җавап бирүче генә булмады.

Авыл җирлегендә 619 кеше яши икән. 2012нче елда дүрт бала туган, унбер кеше үлгән. Авыллар картая бара. Халыкның бер өлеше читкә китеп тә эшләргә мәҗбүр. Кызганыч, шәхси эш башлаучылар юк диярлек. Өч авылга бик аз - 139 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 44 сыер, 74 дуңгыз, 152 баш сарык асрыйлар. "Башка кайбер авыллар белән чагыштырганда, сезнең күрсәткечләр тыйнаграк, активрак булырга, үз тормышыгызны үзегез яхшыртырга кирәк, - диде район җитәкчесе.

- Бүген проблемалар хакында сөйләвегез дә яхшы, дөрес, без аларның күбесен беләбез, аларны хәл итү юлларын эзлибез".

Түбән Кармалка халкын урамнардагы карт топольләрне кистерүдә ярдәмгә ышандырдылар. Чумачкада исә быел ук югары тизлекле Интернет челтәренә тоташырга өметләнә алалар. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Стукалин санитар чисталык мәсьәләсендә дә алга китеш булуын мактады. Бу яктан Чумачка халкы аеруча тырыш икән. Хәзер бакчаларында, өй алларында чәчәк үстерүчеләр дистәләп.

Кызганыч, бүген йозакта торучы Түбән Кармалка чиркәвен ремонтлау, җылылык челтәрләрен яңарту буенча конкрет чишелеш табасы бар. Бердән, чиркәү рәсми төстә теркәлмәгән, документлары юк, икенчедән, бу дин йортында эшне башлап йөрүче юк дисәң дә була. Бүгенге җыенда чиркәү проблемасы хакында соңрак, аерым сөйләшергә килештеләр.

Түбән Кармалкадагы кебек халык җыеннары алдагы ике атнада башка җирлекләрдә дә узачак. Аларда район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин шәхсән үзе катнашырга, халык фикерен белергә тели.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Түбән Кармалкада үткән халык җыенында