Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

Чирмешән районында өстәмә керемгә урын бар

Муниципаль район Советы депутатлары район бюджетының керем өлешен янә, бу юлы 5 миллион 899 мең сумга, ә чыгымнар өлешен 7 миллион 213 мең сумга арттырдылар. Әлеге акчалар төрле объектларда төрле эшләргә тотылачак. Әйтик, Әккәрәйдә - мәдәният йорты ремонтына; муниципаль торак төзүгә, терлекчелек биналары ремонтлауга, пассажирлар йөртү чыгымнарының бер өлешен каплауга,...

Муниципаль район Советы депутатлары район бюджетының керем өлешен янә, бу юлы 5 миллион 899 мең сумга, ә чыгымнар өлешен 7 миллион 213 мең сумга арттырдылар.

Әлеге акчалар төрле объектларда төрле эшләргә тотылачак. Әйтик, Әккәрәйдә - мәдәният йорты ремонтына; муниципаль торак төзүгә, терлекчелек биналары ремонтлауга, пассажирлар йөртү чыгымнарының бер өлешен каплауга, Туймәттә һәм Чирмешәндә карьерларны рекультивацияләүгә һәм башка ихтыяҗларга.
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин Советның өченче утырышында (өченче чакырылыш) әйтеп узганча, 2015нче елда бюджетның керемнәре һәм чыгымнары, өстәмә керемнәр хисабына, чама белән 90 миллион сумга арттырылачак. Билгеле, бу акчаларга урын бар, тормыш бит, көтелмәгән чыгымнар да булып тора.
Муниципаль район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин рәислегендә узган бу утырышта төп мәсьәлә - 2016 елга район бюджеты турындагы мәсьәлә иде. Параметрлар, керемнәр һәм чыгымнар нигездә билгеле, депутатлар бюджетны беренче укылышта якладылар. Инде 11 декабрьдә бюджет проектын ачыктан-ачык тыңлауларда тикшерәчәкләр.
Шунысы билгеле, ул сан нык үзгәрмәс тә, муниципаль районның 2016нчы елга бюджетының керем һәм чыгымнары дефицитсыз, тулаем 538 миллион 338 мең сум күләмендә булыр дип фаразлана.
Район территориясендә агропромышленность паркы булдыру турында мәсьәлә дә утырыш карарында чагылыш тапты. Әлеге, Лашманның көньягында, 8 гектар мәйданда булачак парк районның социаль - икътисади хәлен тотрыклы үстерү, хезмәт шартларын яхшырту, мәшгульлек өчен дә кирәк. Паркта иң әүвәл мал сую пункты ясау күздә тотыла. Моңа кирәкле документлар эшләнә дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы депутатлар