Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Советлар һәм тормыш

22 мартта Чирмешән районы авыл җирлекләрендә референдумнар үткәрелә

Чирмешән районы авыл җирлекләре советлары карарлары нигезендә 22 мартта, якшәмбе көнне барлык авыл җирлекләре территорияләрендә дә (Чирмешән авыл җирлегеннән башка) гражданнардан үзкерем салымын җыю һәм аны файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум үткәрелә. Референдумда иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Чирмешән авыл җирлегендә референдум үткәрү мәсьәләсе соңрак хәл...

Чирмешән районы авыл җирлекләре советлары карарлары нигезендә 22 мартта, якшәмбе көнне барлык авыл җирлекләре территорияләрендә дә (Чирмешән авыл җирлегеннән башка) гражданнардан үзкерем салымын җыю һәм аны файдалану мәсьәләләре буенча җирле референдум үткәрелә.

Референдумда иртәнге 7дән кичке 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Чирмешән авыл җирлегендә референдум үткәрү мәсьәләсе соңрак хәл ителәчәк.
Җирле территорияләрне үстерү проектларын республика бюджетыннан өстәмә финанслау программасы Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшләнә.
Халык үз ирке белән җыйган үзсалым акчасына җирлекләрдә юллар ремонтлана, урамнар яктыртыла, зиратлар тирәләре, чишмәләр төзекләндерелә. Билгеле, моңа средстволар җыю өчен әүвәл референдум үткәрү тиеш.
Шунысы отышлы, җыелган 1 сумга 4 сум исәбеннән республика янә акча бирә.
2013-2014 нче елларда үзсалым буенча 675 муниципаль берәмлектә референдумнар үткәрелгән. Берәмлекләргә бюджетара трансферт рәвешендә 277,8 миллион сум акча бүленгән, якын көннәрдә тагын 52 миллион сум биреләчәк.
Быел республикада 745 муниципаль берәмлектә референдумнар үтәргә тиеш.

Марат Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан референдум