Бәрәңге уңышын югалтмау өчен ничек сакларга?
Советлар һәм тормыш

Бәрәңге уңышын югалтмау өчен ничек сакларга?

Күпләр быелгы уңышның черүенә зарлана.

  • Бәрәңгене коры вакытта гына казып алырга тырышыгыз. Юеш уңыш күпкә начаррак саклана, чөнки кабыктагы дымлы туфрак черү өчен яхшы шартлар тудыра.
  • Сакланырга салыначак бәрәңге яхшы кибәргә тиеш. Моның өчен уңышны 7-10 көнгә лапас астында яисә җилли торган сарайга таратып салыгыз. Шул вакыт эчендә кабыгындагы вак яралар төзәлә, ә артык дым парга әйләнә.
  • Базга озатыр алдыннан бәрәңгеләрне берәмләп карап чыгарга кирәк. Зыян күргән, ярылган, чери башлаган яисә яшелләнгән бәрәңгене сакларга кирәкми. Кышкылыкка саклау өчен уртача зурлыктагы, тыгыз һәм сәламәт бәрәңгеләрне генә калдырыгыз.
  • Бәрәңге +2...+4 градус температурада һәм һава дымлылыгы 80-90 процент булганда яхшырак саклана. Артык җылы бүлмәдә ул бик тиз шыта, ә салкында бозыла һәм баллана башлый.
  • Бәрәңгене полиэтилен капчыкларда яисә ябык контейнерларда сакламагыз — алар дым җыя һәм бәрәңге чери башлый. Иң яхшы вариант – агач тартмалар, кәрзиннәр, "сетка" капчыклар. Төп шарт — һаваның ирекле әйләнеше.
  • Уңышны артык өеп салмагыз. Тартмалардагы бәрәңге өеменең калынлыгы 1-1,2 метрдан артмаска тиеш. Югыйсә, аскы бәрәңгеләр тизрәк бозылачак.
  • Бәрәңгене суган, сарымсак яисә алма белән янәшә сакламагыз. Суган һәм сарымсак бәрәңгеләрнең черүен тизләтә торган матдәләр бүлеп чыгара, ә алмалар этилен бүлеп чыгара, аның янәшәсендә бәрәңге тиз шыта.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев