Татарстанда 3 миллион тонна ашлык суктырылган
Безнең районда

Татарстанда 3 миллион тонна ашлык суктырылган

Татарстан аграрийлары 3 млн тонна ашлык җыйганнар, уртача уңдырышлылык – 35,3 ц/га.

Республикада урып-җыю кампаниясе 78 процентка төгәлләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

«861 мең гектар суктырылган, урып – җыю кампаниясен уздыру өчен 3,1 мең ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән», - дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Бөртекле культуралар уңышы буенча Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш районнары алда бара.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев