Лашман авылында яшәүче хезмәт ветераны Рәфкать Сәлаховка 2 сентябрьдә 95 яшь тулды. Бу уңайдан балалары, оныклары, килен-киялүләре төп йортка җыелып, әтиләрен, бабаларын гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр.
Язмыш аңа бик күп сынаулар биргән. Әтисе сугышка китеп һәлак була. Әнисе, алты бала белән, 35 яшендә тол кала. Ләкин аның да гомере кыска була, 40 яшендә ул да бакыйлыкка күчә. 16 яшьлек Рәфкатькә биш энесен тәрбияләргә туры килә. Дерес, соңрак икесен балалар йортына озаталар. Шулай да Рәфкать абыйга балаларны тәрбияләү җиңел булмагандыр. Малайларны кайчак әти-әниләре тыңлата алмый, ә монда үзе дә әле берничә яшькә генә олы булган абыйлары.
Төзүче, балта остасы, герой-әти
Өч ел армиядә хезмәт итеп кайткач, ул күрше кызы Разия белән кавыша һәм яшь гаилә Рәфкатьнең бертуганнары белән бер йортта яши башлый. Вакыт уза. Сәлаховлар яңа йорт төзеп керәләр, энекәшләре дә үсеп җитеп, үз ояларын коралар. Рәфкать абый белән Разия апаның бер-бер артлы алты балалары: өч кыз һәм өч малай, дөньяга килә. Тик гаилә бәхете озак дәвам итмәгән – кырык яшьтә хатыны вафат булган, Рәфкать абый балалары белән ялгыз кала.
-Әти бик эшчән, тырыш кеше. Безне дә шулай тәрбияләде ул. Эшләсәң – тормышта югалмыйсың, дия иде ул безгә. Кеше әйберенә тотынмагыз, дип тә еш кабатлый иде. Хәзер дә тик тормый. Кыш көне дә үзенә эш таба, яз җитсә, бакчага чыга. Әле июль аенда аягын сындырган иде, Аллаһыма шөкер, инде аякка басты. Әле шул хәлдә бакчага бәрәңге җыярга да чыкты, - ди Лашманда яшәүче, күп еллар укытучы булып эшләгән кызы Кадрия апа Динмөхәммәтова.
Рәфкать Кашап улы үзе гомер буе колхозда эшли, төзүче, балта остасы. Авылда элек төзелгән биналарның бик күбесенә аның өлеше кергән. Хезмәт ветеранының исеме Татарстанның электрон мактау таксатына да кертелгән. Бу хакта аңа сертификат та тапшырганнар.
«Эшләсәң – югалмыйсың»
Сүз уңаеннан, Сәлаховларның балалары барысы да тәртипле, уңган булып үсәләр. Ике кызы укытучы һәнәрен үзләштерә, киленнәре дә мәктәптә эшли.
-Адаш абый кыш көне карга да покой бирми. Узган елны йорт түбәсенә менеп, кар төшергәнен күргәч, егыла күрмәсен инде дип куркып калган идем. Йорттан да бөтен карны ул урамга ташып бара. Искиткеч уңган кеше. Былтыр Рәфкать абый янына “Ватаным Татарстан” газетасы журналистлары килгән иде. Шунда корреспондент кыз: “Бабай, озак яшәү сөре нәрсәдә?”- дип сорагач, “Хәрәкәттә, - дип җавап биргән иде, - ди авылдашын юбилее белән котларга килгән Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфгать Фәттахов.
Озак яшәү серләре
Юбилярны котларга районнан да килделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова һәм социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина аңа Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Рәфкать абыйның яше шактый булса да, әле үзе бик зиһенле. Әңгәмәгә кушылып, безнең белән сөйләшеп утырды, үткәннәрне искә төшерде. Кунакларны рәхмәт итеп озатып калды.
Нет комментариев