Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Бәйрәм табынына "Аучы" салаты

    Кирәк булачак: 250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез. Әзерләү тәртибе: Тавык, йомырка, яшелчәләрне пешереп алырга. «Аучы» салаты рәт-рәт итеп ясала. 1нче рәт - вак итеп туралган бәрәңге, майонез. 2нче рәт - вак итеп туралган тавык...

    Кирәк булачак:

    250 г тавык ите, 2 бәрәңге, 3 йомырка, 1 кишер, 2 тозлы кыяр, 150 г маринадланган гөмбә, 200 г сыр, майонез.
    Әзерләү тәртибе:
    Тавык, йомырка, яшелчәләрне пешереп алырга.
    «Аучы» салаты рәт-рәт итеп ясала.
    1нче рәт - вак итеп туралган бәрәңге, майонез.
    2нче рәт - вак итеп туралган тавык ите, майонез.
    3нче рәт - озынча итеп туралган йомырка, угыч аша чыгартылган кишер, майонез.
    4нче рәт - угыч аша чыгартылган тозлы кыяр,майонез.
    5нче рәт - гөмбә, майонез, сыр.
    Салатны 2-3 сәгатькә суыткычка куеп торырга.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: