Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Хинкали пешерү ЫСУЛЫ

Гөлнара Габдуллина рецепты

Камыр өчен кирәк: 500 г он, 250 мл сап-салкын су, 1 чәй кашыгы тоз.

Эчлек өчен кирәк: 400 г сыер ите, 200 г су, 1 суган, 2–3 тырнак сарымсак, бераз кинза, паприка, «Хмели-сунели» тәмләткече, тәменчә тоз белән борыч.

Эш тәртибе:

Онга тоз, боздай салкын су салып, тыгыз итеп камыр басабыз. Аны чама белән 1 сәгатькә суыткычка алып куябыз.  Аннары эчлекне ясыйбыз.

Фаршка тәмләткечләр, блендерда изелгән суган белән сарымсак, туралган кинза, су салабыз һәм яхшылап болгатабыз.

Аннары камырны җәеп, эчлекне салып, хинкалилар бөгәбез. Аларны тоз белән кайнатылган суга салып, 6–8 минут пешереп алабыз.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев